Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек
Луиза Янсуарның керәшеннәргә багышланган яңа романыннан өзек
Урсай
Урсай минем күз алдымда гел Казан читендәге өйләре болдырына йөгереп чыгып: «Луизаны алып килгәннәр, ниһаять! Күрми үләрмен дип курыкканнарым...», — дип кочагына алган һәм суларга тыным калмаганчы кысып-кысып сөйгән хәлдә тора.
Ул җәйне без аларда озак кунак булдык. Мин көн дә, рәхәтләнеп, аның биек үкчәле матур-матур туфлиләрен, босоножкиларын киеп ишегалдын кат-кат әйләндем, яулыкларын, шарфларын урап йөрдем, блузкаларын, ефәк комбинацияләрен киеп карадым... Алдында утырып, тирбәлеп, китаплар укыганын тыңладым...
Урсайлар өе каршында бик матур зур күл бар, ул күлдә үрдәкләр белән казлар чупырдый. Без Толик җизни белән күлгә аларны ашатырга чыгабыз да, тәпиләрне суга тыгып утырып, рәхәтләнеп гәпләшәбез. Аннары Толик җизни, минем урсай тыгыз итеп үргән чәчләремне сыпырып: «Урсаең бик өзелеп көтте инде синең килүеңне, күрми калырмын дип бик курыкты», — ди.
Шул сүзләрдән соң ул берара дәшми утыра. Мин дә аның уйларын бүлмим.
Мин ул җәемдәге бәхетле-рәхәт көннәрдә олыларның сүзләрне бик сак сайлап сөйләшкәнен, юктан гына күзләре яшьләнгәнен сизеп торганга, нәрсәдер бар икәнен шунда ук аңладым. Әмма сорарга шикләнгәнгә, күбрәк күзәтергә, тыңларга һәм үзем аңларга тырышырга булдым.
— Бигрәк матур бала инде, үләм! — дип, битләремне, күзләремне, бармакларыма кадәр үбеп бетереп сөйде ул җәйдә мине урсай. Аннары болай дип тә өсти. — Мин бит синең урсаең, Луиза, мин сине карарга, якларга, сакларга тиеш, гомер буена... — Шулай ди дә елый. Аннары, көлеп җибәреп, мине кочагына күтәреп, бакчага, күл буена алып чыгып китә дә, әйләндерә-әйләндерә сөя, таганга утыртып, чырылдатып, Күккә кадәр чөеп атындыра.
Әти үз гомерендә ике төш күргән. Шуның беренчесе нәкъ менә урсайның үлеме алдыннан. Урсай чем-кара чәчләрен, уртада буразна калдырып тарап, ике толымга үргән. Аннан ул буразна, киңәеп, сукмакка әверелгән. «Без барыбыз да шул юлдан китеп бардык, урсаең берүзе Кибәчтә кул болгап сукмак уртасында басып калды», — дип сөйли ул төшне әти.
Әти белән урсай кечкенәдән бик якын булып, икәү уйнап, тегү тегеп, курчаклар бәйләп, чигү чигеп, чишмәдән су ташып, сер бүлешеп, берегеп үссә дә, теге төштәге сукмак аларны аерган.
Мин әтидән сорыйм:
— Урсай үлми кала ала идеме?
Ул миңа:
— Юк, кызым, урсаеңның бик тә бәби алып кайтасы килде... Әмма аның инде бер бөере юк иде, икенчесе дә кибеп беткән, — ди.
Мин аннан:
— Бөер ул нәрсә була? — дип сорыйм.
Әти әйтә:
— Ул организмны, аннан аккан канны чистартып тора торган парлы орган. Бөгәрләнеп яткан яңа туган балага охшаган. Урсаең кайчандыр бөерләренә бик каты салкын тидергән булган, шуннан алар авыртып калган, вакытында дәваларга сизмәгәнбез... Коткарып булмый торган хәлгә килгән...
Мин урсайның кап-кара булып кипкән ике бөерен төшләремдә күреп саташып бетәм. Менә алар бәләкәй генә ике бәби булып ак җәймә өстендә ята. Кулларын суза, тыпырчына, кемнедер чакыра. Аннан, бөрешеп, кап-кара булып кибә башлыйлар. Кибеп бетәләр дә, көл булып, уалып таралалар...
Көл! Бу бит көл!
Мин кычкырып уянам да, әбидән утны кабызып, юрганны кайтарып-ачып күрсәтүен сорыйм. Әби тыңлый. Юрган астындагы җәймәнең ап-ак һәм буш икәнен күргәч, башта ышаналмый карап торам... Аннан, аның иңнәремне сыйпап, җилкәмә юатып нидер пышылдап ятуын тоеп, башта сулкылдап, бераздан тынычланып, йоклап китәм.
Урсай үлгәч, Кибәч әби: «Зоя кабергә мине дә алып китте», — диде. Ул, зиратка менеп, урсай каберен кочаклап ята, хәтта төнгә калып кунып та йөри башлагач, бабай әбинең үзен генә зиратка менгерми хәзер. Мин кайткач, без зиратка әби белән икәү йөри башладык.
Зиратта
Менә Кызлауда ташка утырып, әби миңа урсайның кечкенә чагы турында сөйли. Аннары, зиратка менгәч, каберен кочаклап ятып: «И, Зоя-я-я-я-я... никләр генә Кызлауда җанган җорттан алып чыктым соң мин сине, барыбер үләсең булган ич... Кечкенә чакта үлгән булсаң, бу кадәр үкенечле булмас иде», — дип улый.
Мин аны елый дип әйтә алмыйм, киек кебек улый әби, урсай каберен тырнап. Аннары, башын күтәрә дә:
— Кызым, бар әле, басудан, арыш арасыннан, күкчәчәк җыеп кил, урсаеңа салып калдырырбыз, — ди.
Зиратның үз эчендә дә олаулап үсә инде ул күкчәчәк. Әби мине чыгарып җибәреп, урсай белән үзе генә калып сөйләшәсе килә — аңлыйм ла мин.
— Көтү кайтканчы, безгә дә авылга кайтырга кирәк, — дим мин, әбинең күзләренә озак итеп, керфек тә какмыйча карап торып.
— Кайтабыз, балам, — ди әби. — Кайтабыз.
Мин күкчәчәк җыярга чыгып китәм. Башта биш йөзгә кадәр, аннары меңгә кадәр саныйм. Урсай турында уйлыйм: ул хәзер кайда икән? Иисус янындамы? Бәлки, Аның әнисе Изге Кыз Мария беләндер? Аннары әнинең әле ике яшен дә тутырмый, яшь бала килеш авырып үлгән Зоя исемле игезәк сеңлесе турында уйлыйм — ул кайда? Алар урсай белән бергәме? Шикләнеп куям: юктыр, әнинең сеңлесе бит әле аның, Кибәчкә кияүгә чыгып, Зоя урсай белән туганлашканын белми. Әллә андагылар барысын да беләме икән?
Ничек кенә булмасын, берсе миңа — урсай, берсе җырак түти булырга тиешле бу ике Зоя да хәзер — җирдә түгел. Җирдә булгач, алар Күктә булмый кая булсын?!
Мин кабат зиратка кергәндә әби, елый-елый шешенеп бетсә дә, инде тынычланган була. Күкчәчәкләрне урсайның кабере өстенә тезеп салам да, качка беркетелгән, мин бик яраткан шакмаклы күлмәк киеп төшкән, күзләре көлеп торган фотосын кат-кат үбәм. Кулымны туфракка куеп, иман әйтеп, өч мәртәбә кач ясыйм, «безне сагынып җатма, урсай, без сине сагыныйк», дим.
Аннары без зираттагы башка кадерле кешеләрнең өсләрен дә, кабер саен тары ярмасы сибеп, тәберсен* итеп йөреп чыгабыз. Әби миңа һәрберсенең тарихын сөйли. Ул авылның караучысыз каберләрен дә кычыткан белән тигәнәктән утап чыга, кайсыларына озаграк тукталып торып, аерым иман укый.
— Менә, укытучы Сылу апа кабере («и, Сылу апа, әрәмнәр генә булдың, монда җата торган чагыңмыни әле синең»), менә суга батып үлгән ике кыз кабере («әй, балакайлар, инде ничә җыл җатасыз, җаннарыгыз анда күбәләк куып, бер ваемсыз уйнап җөри күрсен»), менә ике айлы билгесез кабер («кызым, менә болар безнең иманга караган кешеләр булмаса да, үскәч, гел карап, дога укып китә торган бул, җәме, безне оныттылар дип җатмасыннар, Алла — бер ул»), менә ниндидер билгесез кешеләр төнлә үтереп, ашык-пошык, тезләре чыгып тора торган итеп Кибәч зиратына ике ир-ат мәетен күмеп киткән кабер («и-и-и-и, мәндәләрнең хәерсезлеген, имансызлыгын күргән бичаралар, җазык кырык җылдан соң да беленә ул, сезнең өчен кемнәр күзеннән кан-җәш агызып җылый икән?.. Кодай караңгы гүрегезне җакты итсен...»).
Бу ике мәетне тапкан көнне Кибәч халкы, җыелышып, имәнеп, әйтер сүз табалмыйча, берара өсләрендә тын торды. «Мондый хәлне революциядә дә күргән җук ие әле, и, Кодрәт, кая бара заманнар», — диде авыл картлары. Аннан катгый карар кылды: кемнәр икәнен эзләп табарга, табу белән туганнарына хәбәр итәргә, ә үзләрен, эзен тапканчы, болай «мәнсез итеп җаткырмаска», кешечә, ике төрле доганы да укып, җир куенына иңдерергә. Ике төрле дога — христианча һәм мөселманча. Бәлки, кайсыдыр мөселмандыр...
Болын ягыннан тузан күтәрелеп, инде көтүгә елга аша узарга гына калганда, әби белән без дә авылга кайтып керәбез. Өй каршындагы яшел уемтыкта икебезне дә (мин аны «безнең болын» дип йөртәм) бабай белән койрыгы як-якка өзлексез айкалып торган бәхетле Шарик каршы ала. Мин, килә-килешкә, Шарик өстенә менеп атланам, ә ул, куанып, һау-һаулый. Мине, әле бөтенләй кечкенә чакта, үзе дә үсмерлектән яңа гына чыккан Шарик, атландырып, чишмә буйларына алып төшеп йөргән, дип сөйлиләр.
— Сине аерым җакын итте Шарик-җан, анаң кулында җоклап китсәң дә, килеп, иснәп-җалап, иминлегеңне тикшереп китә иде, — дип сөйли Кибәч әби, көлә-көлә. — Аннан инде атландырып авыл буйлап өстендә генә җөретте, җаныңа бер чит кешене дә китерми, ике ал аягы белән кочаклап кына тора ие үзеңне...
— Кайттыгызмы, кызым? — ди Кибәч бабай миңа, йомшак итеп кенә. — Шөкер... Тәртипме?
Мин аның ник сораганын беләм. Без кайтып кергәнче, ут йотып торганын да.
Тәртип, — дим мин, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып.
Ул да, минем ымны кабул итеп, ирен чите белән генә елмая.
Аннары мин бакчага әбигә су сибешергә йөгерәм.
Шарик белән бабай, икәүләп, тузан кубарып якынлашкан җен өерен — көтүне каршыларга урам якка юнәлә.
Тәре*
...уянып китәм дә, эле эңгер таралмаган бүлмәдә, почмакта торган тәрегә карап иман укыган Кибәч әбиемне тыңлап, озак ятам. Тәре алдындагы урсай кулы белән чиккән алъяпкычлардан җәннәт бакчасы чәчәкләре, фәрештәләр, әүлияләр һәм канатларын җәйгән күгәрченнәр бага. Иисусны алдына алып кочаклап утырган Әнкәсенең йөзенә шәмнән бераз гына яктылык төшә.
Иисус үзе, сабый гына булса да, бик җитди, дикъкатьле карашын төбәп карап тора. Ул гел шулай дикъкать белән карый. «Кешедән җәшерсәң дә, Иисустан җәшерә алмыйсың, ул синең эчеңдә нәрсә барын үтәли күрә», — ди Кибәч әбием. Мин гел шуны уйлап йөрим: «Иисус минем нишләгәнемне үтәли күреп тора...».
Тәре алдына корган алъяпкычлардан минем аеруча яратканым — әни кулы белән чиккән кызгылт-сары чәчәклесе, анда тәреләр дә бик матур итеп, катлы-катлы итеп чигелгән, алъяпкычның чит-читләре челтәрләп үрелгән. Ул алъяпкычны, гадәттә, Туым белән Олы бәйрәмгә, Пасхага гына коралар. «Рәешкә», дип саклый аларны Кибәч әбием. «Нинаның кулы алтын инде, и, Кодрәт», — дип, әнине мактап та ала.
Аннары стенада буй-буйлап элеп чыккан чигүле дорожкаларга ымлый — аларны Яшь бабамның хатыны, Руслан белән Марсельнең әнисе, туганым апа чиккәннәр. Туганым апа бирнә алып килгәндә Тәре алды чикмәгән, чөнки ул — мөселман. Әмма сөлгеләре, дорожкалары белән өй тулган.
«Минҗиһанныкылар да — пяриштәләр үзләре тотып чиктергәндәй...». Шулай ди дә, әби чигүләрне кулын тидереп иркәләп-сыйпап ала. Әйтерсең, шулай итеп әниләр белән туганым апаны, әти белән яшь бабайны да сыйпый. Аннары барысына да атап иман әйтә: «Эй, Ходай, безне жарлыка, Сиҥа ӧмӧтлянеб торабыз, безгя каты ачыуыҥны китермя, законыҥнан жазганыбызны исеҥдя тотма; эй, изгелекле Ходай, ӓле безгя кюзеҥне сал, дошманнарыбыздан безне коткар, безнеҥ Аллабыз Син, без — Синеҥ кешеляреҥ, Ӱз кулыҥ белян булдырганнарыҥ Синеҥ исемеҥя сыйынабыз. Ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Амин».
Әби, иртәнге иманнарын кычкырып укып бетергәч, эченнән генә дә нидер кабатлап, Иисус белән аның Әнкәсе, Изге кыз Мария сурәтләнгән тәрегә карап, башыра. Аннан, йөзенә таралган ягымлы бер елмаю белән, барып, пич капкачын ачып җибәрә. Шулай ук, укына-укына, чыраларны кабыза, өстәлгә дәү куна тактасын җәеп, камыр хәстәрләргә керешә.
Ишегалдында Шарикның, яңа көнне сәламләп, бик тә разый итеп һау-һаулавы ишетелә. Өй ишеге шыгырдап ачылып, ихатадан бабай килеп керә. Кулында — Шарик белән мәчеләрнең мискәсе. Иң беренче эш итеп, малларга ризык салганчы, һәр иртәне Шарик белән әле артып, әле кимеп торган дистәләгән мәчесен туйдырып керә ул шулай.
Шарик — күзен ачкан көчек чагыннан безнең гаилә әгъзасы, аңа сүз юк, ә менә мәчеләргә карата Кибәч әби каты тора. «Мәченең аның иманы кылтый, ул тегендә баргач та, Ходай каршында, ашатмадылар, дип, хуҗаларын хурлап җазык сөйли икән», — ди ул, чын күңеленнән ышанып, ачуы кабарып. Бабайга ачуланганда да, иң хәтәр янавы шул аның: «Мәчеләрең белән бергә келәткә, җә карөйгә аерып чыгарам».
Мәчеләр әбинең үзләрен өнәп бетермәгәнен белгәнгә, аның алдында ыспай гына, әдәпле генә кыланалар, артык аяк астында чорналып йөрмәскә тырышалар. Радиуста әби булмаганда, билгеле, азыналар: өйгә дә, чоланга да керәләр, хәтта бабайның түр яктагы яраткан диванына менеп, аны баштанаяк әйләндереп алып та яталар. Әмма капка келәсе күтәрелеп, ихатага әби керүгә, күз ачып йомган арада юк булалар. Бабай да, туганнан бирле бернинди мәче-мазар күрмәгәндәй, үзе генә черем итеп ятып торгандай, әүлиясыман кыяфәт ала.
«Бөтен Кибәч белән тирә-җак авылның имгәге бездә инде...», — дип сукрана Кибәч әби, гадәттә, ул мәчеләргә. Чынлап та, бабай аларны чүнниктән дә, фермадан да, болынга печән ызаннарын үлчәргә менгән җиреннән дә, хәтта бура сатарга барган урыннан да җыеп алып кайта. Кайсының колагы умырылган була, кайсының койрыгы чабылган йә чәйнәлгән...
Берсендә бөтенләй ярты авызы җимерек, канга укмашып каткан, эче-эчкә ябышкан бер арык песи баласы күтәреп кайтты. Авызы гарип булгач, сөт эчә алмыйча, күзгә карап тилмереп ике көн елады теге песи. Инәлеп-инәлеп елавына түзми, әби, тегенең канлы авызын «дезинфекцияләп», эшкәртеп-юды да, күршедәге больницадан шприц алып чыгып, каерып ачып, шприц аша сөт бирә башлады. Җан кереп, мантып китте песекәй. Бабай белән әбиләрдә ике дистә елга якын яшәгән, Ак келәткә башка бер генә җан иясен дә якын китермәгән Пушокның рөхсәтен алып, шундагы бер почмакта таптанып оя корды да, яшәп ята хәзер. Бик ишегалдында күренеп йөрми, сөтне дә, башкалар эчеп бетергәч, шикләнеп, таптанып-таптанып кына чыгып эчә.
Әллә аны этләр талаган булган инде, эт тавышы ишетсә, көянтәдәй бөгелә. Ишегалдына чыгып Шарик белән беренче очрашкач та, шулай бөгелеп торды-торды да, ахыр чиктә, Шарик аңа мискәсен этеп куйгач, йомшарып, яңадан рәтле хәленә кайтты. Хәзер алар, Пушокның бик үк өнәп бетермәгән карашы астында, Шарик белән бер-беренә ихтирамга тартым ымнар да белдергәлиләр. Йә койрыгы белән сыйпап китә песекәй Шарикны, йә мыраулауга охшаш нидер мыгырдап куя. Ихатадагы барлык малларны да үзенең кан һәм җан туганнары санаган Шарик аны, артык нечкәргәндә, бияләй кадәр телен чыгарып, чак аударып салмыйча, ялап та алгалый.
Йөзе кеше карарлык булмаса да, бабай да шул мәчене аерып алып, «и, асыл да соң син, җирбит», дип, сыйпап-сыйпап сөя. Шулай атап сөя торгач, мәчегә кушамат ябышып та калды: Җирбит. «Бала вакытында күп азап күргән, кыерсытылган малны мулрак иркәләргә кирәк»«, — дигән фикердә тора Кибәч бабай.
Әби белән алар кайчакта маллар турында үзара бәхәсләшә. Әби фикеренчә, Ходай аларга да җан биргән икән, димәк, җомакта урын әзерләп куйган булырга тиеш. Алар да без, адәм балалары белән бергә, җирдәге тормышта сынау үтә. Без бер-беребезгә юкка бирелмәгән.
-— Алай булгач, без Шарик белән бергә туп-туры кереп китәбез инде җомакка, мәчеләр белән сез сыналырга каласыз, ул гомергә кадәр татулашып куймасагыз тагын, — дип төрттерә бабай әбигә, мут елмаеп.
Гадәттә мондый сөйләшүләр кичләрен, без барыбыз да аш өстәленә җыелгач була. Мин инде түр башындагы караватка менеп кунаклап өлгерәм. Кибәч ягындагы нәселдә, безнең буында бердәнбер кыз бала буларак, мин аерым өстенлекләргә ия: иң түрдә, коронный урында гына утырам, малайларның кайнаган сөт эчә торган чокырлары гадәти ак төстә булса, минеке — яшелгә ак таплар төшерелгән, аларның агач кашыклары карага алтын каймалы, минекендә — Жар-птица. Кибәч бабай, мин кайтмыйча торып, бакчадагы кураны да, чияне дә малайларга үзләренә генә ашарга рөхсәт бирми...
Кибәчкә мин кайтканда, бабай беркемне дә утыртмый торган урынын да, «Луизага булсын», дип, калдырып, үзе каршы яктагы киң урындыкка күчеп утыра. Баштарак мин просто горурланып, башым күккә тиеп утырсам, тора-бара бабайның хәйләсен аңладым: ул түр урында биек, анда утыргач, минем хәтта өстәлгә генә түгел, тәлинкәгә дә буем җитә. Әле астыма кечкенә ястык та кыстырып куялар.
Әби чәчәкле тәлинкәләргә буы беленеп торган куе кайнар ашны коя да, өстәл уртасына олы коштабак белән кабырга итен китереп куя, өстенә мул итеп тоз сибә. Янәшәсенә, буе белән калдырып, яшел суган да сузып сала. Яшел суган белән укропны, ваклап, безнең тәлинкәләргә дә сибеп чыга. Ашка сөт өсте* туглый.
— Ник, Шарик белән сез иң җазыксызлары буласызмыни, Микулай? — дип сорап куя аннары, бабайның кәефен тотып алып. Имештер, беркатлыланып.
— Шулай булмыйча, без бит Шарик белән бик тату торабыз, син генә мәчеләр белән тыныша алмыйсың. — Бабай үзенең иң олы агач кашыгыннан шулпаны һәйбәт кенә итеп чөмереп куя.
Без, өч бала, бер-беребезгә карап, елмаешабыз — әби белән бабайның мондый "эләгешүләре«н тыңлап тору кызык та, рәхәт тә. Кибәч әбинең чишмә суына пешергән ашының тәмлелегеннән берара тел, йотылып җибәрердәй булып, өнсез тора.
— Җарар, анда баргач, кайсыбызны кая куясын Кодрәт үзе белер, — дип түгәрәкли әби бу кичкә сүзен. — Биргән ризыгыңа шөкер!
Шулай ди дә, безнең баш өстебездән Иисус белән Аның Әнкәсенә карап, чукынып-башырып куя, аннан кашыгына үрелә.
Гүр тәберсене* — иман укып, кабер өстендә ризык калдыру йоласы. Керәшеннәрдә тәңречелек чорыннан сакланган, дип исәпләнелә. Борынгылар, дога укып, кабер өстендә ризык калдырып, теге дөньяга күчкән җанны туендырабыз, аның өлешен бирәбез, дип ышанганнар. «Тәберсен» сүзенең борынгы мәгънәсе «Тәңре бирсен» дип фаразлана. Бу йола, шулай ук, үрәнхәй (Тыва җирлеге), Абакан (Енисей) төркиләрендә сакланып калган.
Тәре* — икона. Тәре япмасы дүрт өлештән тора: горизонталь өс япма, ас япма, ягъни тәре итәкләре һәм ике яктагы вертикаль уң япма белән сул япма, «пяриштә канатлары». Тәре алдына чәчәкләр, ягъни җомак бакчасы, кач, күгәрчен (Святый Тын) чигелә. Яшь килен кияү йортына сандыгында өч пар булса да комплект алып төшә. тәре алдында, һичшиксез, Коткаручыбыз Иисус Христос һәм Изге Ана тәресе (икона) булырга тиеш. Кайбер йортларда Изге Микулай, Троица, Спас Нерукотворный да тора. Олы бәйрәмдә тәре алдына бәрмәнчек (тал песие) ботаклары куела. Тәреләр хатын-кыз ягыннан кыз балаларга нәселдән-нәселгә тапшырыла, искергәч, таушалгач та, төреп, яшереп саклана.
*Сөт өсте — аертып алынган куе сөт, каймак.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев