Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Виктор Шадрин: "Тираж – матбугат басмасының дәрәҗә күрсәткече һәм яшәү шарты"

Журналистика ветераны, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре Виктор Шадрин яза

Көзгә кереп, киләсе ел өчен газета-журналларга язылу башлангач, күптәнге гадәт буенча, почтага киттем. Хәзер инде, совет чорындагы кебек, дистәләгән газетага язылмыйбыз, әмма иң кирәкле берничәсен укып барасы килә. Без керәшеннәр өчен, әлбәттә инде, иң кызыклысы һәм аеруча көтеп алына торганы – үзебезнең “Туганайлар”.

Сез дә килешәсездер: соңгы вакытта газетаның эчтәлеге дә, теле дә сизелерлек яхшырды. “Туганайлар”ның үсеш юлында булуы – шатлыклы хәл, без аны иң яхшы, зур тиражлы газеталар сафында күрергә телибез. Тираж – һәр матбугат басмасының дәрәҗә күрсәткече һәм яшәү шарты.

Тик менә республикада яшәүче барлык керәшеннәр өчен бердәнбер булган “Туганайлар”ның тиражы бүгенге көндә ул кадәр үк мактанырлык түгел әле. Ә аны арттыру өчен, минемчә, керәшеннәрнең милли хисләренә юнәлдерелгән агитация алып бару гына аз, газетаның эчтәлеген, телен һәм бизәлешен тагын да камилләштерергә кирәк.

Бу уңайдан, берничә теләгем бар. “Туганайлар” айга ике мәртәбә генә чыга, ә бу бик аз. Әгәр дә газетабыз атна саен, билгеле бер көндә (әйтик, һәр пәнҗешәмбедә яки җомгада), сигез битле булып чыгып барса, дәрәҗәсе артыр иде. Атналык газетада керәшен дөньясының иң кызыклы, аеруча зур вакыйгалары турындагы язмаларны да соңга калдырмыйча биреп бару мөмкинлеге туа. Болар белән беррәттән, ил һәм дөнья тормышындагы һәркемгә (шул исәптән керәшеннәргә дә) белеп тору кирәк булган иң мөһим яңалыкларны аерым баганада кыскача чагылдырып бару артык булмас иде кебек.

Ә инде атналык газетада телевидение программасы да биреп барылса, күпләр өчен башка газетага язылу ихтыяҗы да калмас. Телепрограммага иң кирәкле, кызыклы каналларны сайлап кертергә булыр иде. Әйтик, шундыйларның берсе – “Мир” каналы, анда соңгы вакытларда керәшеннәргә багышланган яхшы тапшырулар, аерым алганда, Питрәч районындагы керәшен туе турында фильм күрсәтелде.

Монда язылганнар, бәлки, кемгәдер чынга ашмас хыял булып күренер. Әмма республиканың дәрәҗәле шәхесләреннән берсе булган Иван Михайлович Егоров җитәкчелегендәге керәшен оешмасы – Татарстанда аеруча көчле иҗтимагый берләшмәләрнең берсе бит. Җөридәге Питрау җыенын алыгыз – мондый зур масштаблы, кем әйтмешли, “грандиозный” бәйрәмне тагын кайсы милли оешма уздыра ала?! Яки, әнә, Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге ачылды – барып карасагыз, искиткеч икәнен күрерсез. Инде үзебезнең бердәнбер газетабыз булган “Туганайлар”ны тагын да камилләштерү мөмкинлеге табылса, дәрәҗәсе тагын да күтәрелер, тиражы артыр  иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев