Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

"Туганайлар" сулар һавадай кирәк

Газета укучыбыз яза

 “Туганайлар” газетасын башка милләт кешеләре, бәлки, белмәскә дә мөмкин. Ә менә без, керәшеннәр өчен, бу газета сулар һавадай кирәк. Чөнки бөтен бер Татарстанга, әле алай гына да түгел, бөтен Россиягә бердәнбер керәшен газетасы бит ул.

“Туганайлар” безгә керәшеннең танылган кешеләре, олы шәхесләренең язмышлары турында да сөйли. ТАССРның оештырылуына 100 еллык уңаеннан, газетада совет чоры фотолары биреп тә дөрес эшлисез. Тарихын оныткан, үзенең узганнарыннан оялган, баш тарткан халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең керәшеннәр үз асылын җуймаган, бу заманда да тел һәм җыру үзенчәлекләрен саклап яши бит.

Керәшен авылларына һәм халкыбыз тарихына кагылышлы язмаларны да кызыксынып күзәтеп барабыз. Патша империясе чорында халыкның җан исәбен алуга багышланган архив документларын өйрәнүче Валерий Зарубинның язмалары да киләчәк өчен кирәкле дип саныйм.

Татарстанның төрле районнарындагы керәшен авылларының бүгенге тормышы, гади эш кешесе турында язуыгызга да кул куям! Газетаны шулар укый да инде...
Сарман районындагы туган авылым Наратастының быел август аенда уздырылган бәйрәме турында да зурлап язып чыктыгыз, рәхмәт. Авылыбызда гади эш кешеләре, пенсионерлар яши. Барысы да “Туганайлар”ны беләләр, яратып укыйлар.

Элек, әле “Туганайлар” үзебезнең Чаллыда чыкканда, газета шәһәребездәге керәшеннәр турында еш язды. Чит төбәкләрдәге, әйтик, Бакалы ягы керәшеннәренең, Чиләбе өлкәсендәге нагайбәкләрнең тормышларын, яңалыкларын да үзебезнең керәшен газетасы аша белеп тордык.

Әгәр гаеп итмәсәгез, бер киңәшем бар. “Туганайлар” илдәге һәм дөньядагы яңалыкларны кыскача гына биреп барса, бик яхшы булыр иде. Кәгазьгә басылган газетаны укырга яратучылар өчен дим инде. Хәзер бит кеше әллә ничә газетага язылмый. Ә бер газета ала да, барлык хәбәрләрне дә, белдерүләрне дә шуннан укырга тели.

Михаил ДАНИЛОВ, Яр Чаллы шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев