Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Матрена Андюкова: "Без күргәнне башкаларга күрергә язмасын"

Бөек Җиңү көнен якынайту өчен фронттагы солдатлар гына түгел, тыл хезмәтчәннәре дә күп көч куя. Шәһәрләрдә, авылларда олылар белән бер сафта үсмерләр дә эшли. Шундый кешеләрнең берсе – Түбән Кама районының Олы Аты авылы кызы Матрена Андюкова

Ул 1927 елның 18 гыйнварында Олы Аты авылында Матвей дәдәй һәм Мария түтинең гаиләсендә дөньяга килә. Күптән түгел аңа 93 яшь тулды. Мин килеп кергәч, Матрена түти сөенеп, елмаеп куйды, җилкәләремнән сөйде. Аның бик аралашасы килгәнлеге сизелә иде. Колаклары начар ишетсә дә, сөйләштек, бер-беребезне аңладык.

– Яшь чагым бик авыр елларга туры килде шул. Без күргәнне башкаларга күрергә язмасын. Әти белән әнием бик әйбәт кешеләр иде. Әти пристаньга ашлык ташыды. Бригадада алты кеше, әти – аларның җитәкчеләре булган, – дип башлады сүзен Матрена түти.

Смыловкага барып җиткәч, бер бәндәсе ике капчык бодайны сатып җибәрә. Урынга баргач, саный башлыйлар, ә капчыклар җитми. Шуның өчен Матвей дәдәйне нахакка гаепләп төрмәгә ябып куялар. Күпмедер вакыт узгач, Бөек Ватан сугышы башлана һәм аны фронтка җибәрәләр. Мария түти авылда өч бала белән кала.
– Әй безнең күргәннәр! Ирләр юк, үсмерләргә иң авыр эш эләгә. 50шәр килограммлы капчыкларга кадәр ташырга туры килде. Күп тә үтмәде, әтинең сугышта һәлак булуы турында хәбәр килде. Кайгыдан әнинең күзләре начар күрә башлады, – ди Матрена Матвеевна.

Ныклы терәк булмаса, тормыш итү бик авыр. Менә сугыш тәмамлангач та, хәлләр яхшырмый, өйдәге бар эш үсмерләр өстендә, колхозда да хезмәт куялар. Матрена гаиләсенә ярдәм итәргә теләп, Украинага китеп, бер ел шунда эшли. Аннары кабат өенә кайта.

1956 елда аны димләп, «яхшы егет» дип мактап, Балчыклы авылы егете Алексейга кияүгә бирәләр. Ир яшь хатынга карата бик усал кылана, шуңа да түзәр әмәле калмагач, Матрена бала белән аерылып китә.

– Ул вакытта инде әни бөтенләй сукыргайган иде. Мин аның янында калдым, ә ирем белән башка аралашмадык та, күрешмәдек тә. Күкрәк сөтемне савып, алты айлык сабыемны сукыр әниемә калдырып, эшкә китә идем, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә дәвам итте Матрена түти.

Яшь хатынны кияүгә сорап килүчеләр күп була. Әмма аның әнисен ташлыйсы килми. Ә инде әнисенә инвалидлык биреп, ай саен 15 сум ала башлагач, яшәү тагын да җиңеләя – ул вакыт өчен бу акча бик күп була. Матрена Матвеевна аны ахыргача карый. Ә менә үзе ничә еллар буе тир түгеп эшләгән стажы «югалган», ярдәм итүче дә булмаган. Шуңа да пенсиясе 14000 сум гына. Тик ул зарланмый, барысына да канәгать булып яши.

Матрена түтинең икенче улы Геннадий шәһәрдә төпләнә. Каенана киленен дә мактап тора. Үз өе исә чип-чиста, өсте дә пөхтә. Юучы, җыючы, тәмледән-тәмле ашлар пешерүче – улы Василий икән. Ана аларга рәхмәтләрен әйтеп кенә тора. Матрена түти белән көннәр буе сөйләшсәк тә, сүз бетми. Сокланырлык әби! Калган гомере дә балалары хөрмәтендә узсын иде.

Ирина Садыйкова, Олы Аты авылы, автор фотосы

Туган як

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев