Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Ишәледә берьюлы ике бәйрәм оештырганнар - фоторепортаж

Чистай районы Ишәле авылыннан редакциябезгә хат килеп иреште

Арулармысез! Хөрмәтле "Туганайлар" редакциясе хезмәткәрләре!.

15 июнь көнне клубыбызда авылыбыздан күптән чыгып киткән кешеләр, якташлар очрашуы булды. Көн җылы һәм кояшлы иде. Очрашу  концерт белән башланып китте. Аны авылдашыбыз Чистай районы Йолдыз авылы мәдәният йортында эшләүче Зинаида Шарифуллина оештырды. Ул шушы очрашуга, үзе белән Йолдыз мәдәният йортының фольклор ансамблен алып кайтты. Ул бирегә укып чыккач, юнәлеш белән җибәрелгән иде. Күптәннән шунда эшли, гомер итә.
Концерт берничә сәгатькә сузылды һәм бик матур булды, барыбызга да бик ошады. Халык бик күп җыелды, клуб шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк иде.
Концерттан соң спонсор авылдашыбыз Николай Еремеев бәйрәм өстәле оештырган иде. Өстәл мул булды, сый-хөрмәт нәрсә генә юк иде. Бәйрәм өстәле артында авылдашлар белән сыйланып, җырлашып күңел ачып утырдык. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде – үткәннәрне, бүгенгене.  Очрашуга бик күп авылдашлар кайткан иде. Соңыннан иртә беләнгә кадәр дискотека булды. Бәйрәм бик күңелле булды. Ел саен шундый очрашулар үткәрергә язсын иде. Ә инде 16 июнь көнне Тройсын бәйрәме. Быел ул 16 июньгә туры килде. Бу көнне апостолларга "Святый Тын" иңгән. Халык аны Җапрак бәйрәме диеп тә җөртә. Бөтен элгәреге җолалаларга туры китереп авылга каен алып кайттык. Ул каенга матур җаулыклар, кулъяулыклар, сөлгеләр, шарлар бәйләдек. Кем нәрсә бирә. Ул әйберләрне хуҗаларына җәза биреп кенә кире бирдек. Кайсын җырлаттык, кайсын биеттек, шигырь әйттердек. Каен тирәли җырладык, биедек, әйлән-бәйлән уйнадык.

Шулай иттереп кичкә кадәрле күңел ачтык, ял иттек. Соңыннан каенның ботакларын сындырып, төрле сынамышлар әйтеп елгага агыздык. Бәйрәмебез күңелле булды. Шулай итеп Ишәле халкы ике көн буе рәхәтләнеп күңел ачты. Шушы бәйрәмнәрне оештыручыларга, спонсорыбызга "Туганайлар" газетасы аша барлык Ишәле халкы исеменнән бик зур рәхмәтләр җиткерсәбез килде.

Анна Мельникова,

 Чистай районы Ишәле авылы активисткасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев