Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Әфганстан сугышында катнашкан авылдашларым истәлегенә

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылыннан Ветераннар Советы рәисе Ольга Боярина яза

Әфганстан… 10 елга якын вакытка сузылган Әфган сугышы. Күпме яшь егетләрнең гомере өзелде, гомерен кыскартты, инвалид итте? Күпме әниләр, балалар күз яше түкте?

Безнең Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авыл җирлегеннән бу сугышта 10 егет булдылар. Шуларның берсе, Виталий Бартязов тормыш иптәшен тол, улын ятим итеп Әфган җирендә мәңгегә ятып калды.

Интерноцианаль бурычларын Әфганстан җирендә үтәп кайткач, арабыздан вакытсыз киткән авылдашларыбыз Алексей Таймасов һәм Илья Александров. Билгеле, яу кырында калган саулык, яңадан әйләнеп кайтмый бит.

26 февраль көнне аларның өчесе истәлегенә мемориаль такта куелды.

Такта куюны Таймасов Алексей Петрович яшәгән йорттан башладылар. Алексей Петрович 1961 елның 7 декабрендә Хуҗа Хәсән авылында туган.
1980 елның май аенда Армия сафларына алына. Ашхабад шәһәрендә алты айлык әзерләү пунктында хәрби белемен алгач, Әфган иленә җибәрелә. Ул анда ике ел хәрби бурычын үти. Исән-сау әйләнеп кайта. Туган колхозында эшли башлый, Янсурино авылы кызы Зинаида белән гаилә кора. Өч бала үстерәләр, икесе дә колхозда эшлиләр. Алексей Петрович терлекче, бригадир булып эшләгән дәвердә, үзен яхшы яктан гына күрсәтә, үзенә тапшырылган эшне намус белән башкара. 2017 елның 30 октябрендә якты дөнья белән мәңгегә хушлаша.

Мемориаль такта ачу тантанасына Кайбыч районында яшәүче бөтен Әфган җрендә хәрби бүрычын үтәп кайткан якташларыбыз килгән иде, мәктәп каршындагы яшь Армиячеләр, әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары.

Аннары барсы да Александров Илья Алексеевич яшәгән йорт янына килделәр. Бу йорт янында Илья Алексеевичның тормыш иптәше Татьяна Викторовна күршеләре каршы алды.

Мемориаль такта ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева чыгыш ясады. Яшь Армиячеләр Александров Илья Алексеевичның автобиографиясен сөйләделәр. Илья Алексеевич 1960 елның 2 августында Хуҗа Хәсән авылында туа. 1980 елда Армия сафларына алына. Әфган җирендә наводчик булып хәрби бурычын үти. Дошманнар тарафыннан куелган минага эләгеп, бер күзе сукыраеп кайта. Кайткач туган колхозында эшли, авыл кызы Татьяна белән гаилә кора. Икесе дә колхозда эшлиләр . Өч бала дөньяга килә. Ләкин Илья Алексеевич каты авырудан соң 1993 елда мәңгегә күзләрен йома. Кечкенә Ольга - 8 айлык бала әтисез кала.

Мемориаль такта элү Бартязов Виталий Васильевич туган йорт янында дәвам ителә. Виталий Васильевичның да туганнары, күршеләре җыелган иде. Виталий Васильевич 31 декабрь 1954 елда туган. Әфган иленә төзекләндерү эшләренә Казаннан бер төркем яшьләр җибәрелә, шуларның арасында Виталий Васильевич та була. Ул Әфган илендә дошманнар тарафыннан үтерелә.

Хуҗа Хәсән авылына 16 август 1985 елда цинк табутта аның мәетен кайтаралар. Авыл халкы бу вакыйганы бик авыр кичерә, сугыш әфәтен тагын бер тапкыр уйлый. Бу котычкыч вакыйга , озак еллар онытылмый. Әнисенең һуштан китеп егылуын күпләр онытмый.
Өч элмә такта. Бу такталарны Әфган җирендә хәрби бурычларын үтәп кайткан якташларыбыз ясаткан. Алар бүген Хуҗа Хәсән авылында бу такталарны хәрби дуслары туган йорт капкаларына беркеттеләр.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе авылдашыбыз Макаров Алексей Николаевич та катнашты. Һәрбер йорт янында чыгыш ясады һәм аларның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр диде.

Әфганчылар һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Таймасов Алексей Петровичның әнисе күз яшьләренә тыгылып, әфганчыларга зур рәхмәтен җиткерде. Шулай ук Бартязов белән Александровның да гаилә членнары, туганнары аларга исәнлек-саулык , бәхет теләделәр, зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев