Дүртенче ел рәттән Казанның Уникс залында Вадим Захаровның концертлары гөрләп уза. Ике ел рәттән Вадимның үзе белән әңгәмә корып алырга мөмкинлек булды.
Мәктәптә укыган елларда Кукмара районы Село Чура авылыннан бер керәшен кызы белән танышып, озак еллар буе аның белән хат алыштык. Казанга укырга кергәч, күрешеп, таныштык һәм студент вакытта аларга кунакка кайтып йөрдем. Беренче кайтудан ук авылларына һәм кешеләренә гашыйк булдым.
Кичләрен клубка чыкканда күрше авылдан килүче бер җырчы егетне еш күрә идем. Тыйнак кына үзе, ә тавышы! Авыл халкы ул вакытта ук инде аның җырлавын бик ярата иде. Кем уйлаган ул чакта күреп белгән матур тавышлы, нәзек кенә егетнең, еллар үткәч, халыкның мәхәббәтен яулап алачак Татарстанның халык артисты Вадим Захаров буласын! Дәрәҗәле исеме булуына карамастан, гадилеген югалтмаган артистларның берсе ул.
«Сәхнәгә чыгып җырлый башлаганга 20 ел узган»
— Ару гынамы, Вадим?!
— Ару гына, Аллага шөкер!
— Җәең ничек узды? Нәтиҗәле булдымы?
— Җәйне мин артык яратам дип әйтә алмыйм, эссе һаваны. Әйбәт узды, проблемаларсыз, Аллага шөкер! Үзем теләгәнчә.
— Дүртенче концертлар сезонына кергәндә күңел халәтең үзгәрдеме? Бәлкем үзеңә ышаныч тагы да арткандыр?
— Әйе, болай зурлап тотынганга дүртенче ел безнең, ә сәхнәгә чыгып җырлый башлаганга 20 ел узган менә. Ышаныч бар инде ул. Ышаныч булмаса, мондый заллар җыеп концерт куеп булмыйдыр да.
— Концерт исемнәренә килгәндә, алар бик үзенчәлекле. Кемнең идеясе бу?
— Иң элек «Шоу түгел» дип башладык. Айрат Ильясов эшләгән концертлар булды алары. Быел Байбулат белән эшләдек. Төркемдә «Вадим Борисович, быел да шоу ясамыйбызмы инде?» — диделәр дә, «Юк, шАуламыйбыз!» дигән идем, шуннан калды.
«Дулкынлану булмаса эчеңдә җаның юк дигән сүз»
— Концертның беренче көнендә һәм бишенче көнендә үзеңне ничек хис итәсең? Эчке кичерешләр үзгәрәме?
— Беренче көнне шуның кадәр каты борчылдыртты! Һәр көнне борчылу бар инде ул концертлар алдыннан. Дулкынлану һәр артистка хас хис инде, ул булырга тиеш тә. Дулкынлану булмаса эчеңдә җаның юк дигән сүз бит инде. Бүген бишенче көн менә, җибәрде ул хис, җиңел сулап куйдым бераз. Тамашачылар һәрвакыт бик яхшы кабул итә, рәхмәт аларга!
— Тамашачылардан фикер ишеттем. «Быел Вадим концертыннан үзе дә би канәгать!», — дигән.
— Үзеңә ошый инде аның бөтенесе дә (көлә). Быел тагы да кызыклырак программа, юмор белән бәйләнеп бара. Яңа җырлар күп. Иске җырларны концерт программасыннан да, репертуардан да төшереп калдырдым.
— Концерттан соң синең өчен бәхет ул -...?
— Тамашачылардан килгән фикерләрне укып, төшергән видеоларны карап чыгып, тәмләп рәхәтләнеп йоклап китү.
— Җырчылар өчен төп корал тавыш. Концертлар барганда тавышыңны ничек саклыйсың?
— Берничек тә сакламыйм. Саклап булмый да аны. Шул күбрәк сөйләшмәскә тырышам. Бүген бишенче көн инде, арыганлык сизелә.
— Иртән торгач тавышыңны ничек ачасың? Чи күкәй дә эчәләр дигән сүз ишеткән бар?
— Юк инде, нинди чи күкәй эчү хәзерге заманада (көлә). Ярар, элек эчкәннәрдер. Ә тавыш ачуның үз серләре бар инде аның, иртән торгач әкрен генә распеваться итеп.
«Молодец!» сүзен беренче тапкыр ишеттем 40 яшемә җитеп»
— Борис дәдәйнең (Вадим Захаровның әтисе) хәлләре ничек?
— Әйбәт. Концертның өченче көнендә килделәр. Әкренләп кенә яшәп ята, тәртип. Рәхмәт.
— Син бер интервьюыңда: «Тәнкыйтьне кабул итәргә мине әти өйрәтте. Аның миңа беркайчан да: „Молодец, улым!“ дип әйткәне юк», дидең. Ә хәзер мактау сүзләрен ишеттермиме?
— Әйтте, бу юлы килгәч әйтте. «Молодец!» диде. Беренче тапкыр ишеттем 40 яшемә җитеп. Рәхәт булды.
— Командагызда быел ничә кеше эшли һәм язылмаган эчке таләпләр бармы?
— Унике кеше быел. Аракы эчәргә ярамый. Шул гына.
— Сәхнә образларына килгәндә. Быел да үзең сайладыңмы, әллә инде стилист ярдәм иттеме?
— Үземә ничек җиңел, җайлы, шундый кием киеп җырлыйм. Тамашачыларга ошасын, дип сайлаганым юк беркайчан да.
— Җавапларың өчен рәхмәт, Вадим! Иҗади уңышлар һәм бары тик алга гына!
— Зур рәхмәт!
Нет комментариев