Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Снежана Абрамова: «Хатын-кыз һәрвакыт үзен карап торырга тиеш. Минем өчен бу аерым ритуал кебек»

«Бәрмәнчек» дәүләт халык фольклор ансамбле җырчысы, балалар үстерүче, ир көйләүче, бизнес алып баручы Снежана Абрамова белән әңгәмәдән өзек.

— Снежана, сине күп кеше «Бәрмәнчек» солисты буларак белә, җырчы карьераң кайчан башланды?

— «Бәрмәнчек» барлыкка килгән көннән бирле мин шунда. Ансамбльдә 9 ел эшләгәннән соң, 6 ел бала белән декрет ялында булдым, хәзер — янәдән сәхнәдә. Җырчы булырга мәктәп елларыннын бирле хыялланып йөрдем. Мәктәптә бик актив бала булдым, җырга, биюгә тартылдым. Шуңа күрә 11 класс бетергәннән соң, Казан дәүләт мәдәният университетына укырга кердем. Шунда укыганда Геннадий дәдәй Макаров белән таныштым, нәкъ менә ул миңа «Бәрмәнчек» турында әйтте дә инде.

— Ирең синең сәхнәдә балкуыңа ничек карый?

— Килен булып төшкәнче үк, иремнән «син кемгә өйләнәсеңне аңлыйсыңмы», дип сорадым. Ул минем артист икәнемне, өйдә утыра торган хатын булмаячагымны белеп өйләнде. 2016 елда өйләнештек. Ул — Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы егете. Иремнән бик уңдым, Аллага мең шөкер! Ике балабыз бар, матур тормыш алып барабыз. Зур гаиләм булса да, яраткан эшем белән шөгыльләнә алуыма иремә рәхмәт. Ул мине хуплап тормаса, декреттан соң эшкә чыга да алмаган булыр идем, бәлки. Гастрольләргә дә китәргә туры килә, әле хәзер дә без Сочидагы Сабантуйга юл тоттык, каенанам бик теләп балаларны карарга килде. Ике як әти-әниләребезгә рәхмәтлебез, алар безгә һәрчак булышып торалар.

— Син һәрвакыт матур киенгән, бизәнгән. Моңа күп вакыт китәме?

— Сәхнә кешесе булгач, үзеңне һәрвакыт карап торырга кирәк, минемчә. Иртә белән бизәнмичә-ясанмыйча чыгып киткән вакыт юк диярлек. Артистмы, юкмы, хатын-кыз һәрвакыт үз-үзен карап торырга тиеш. Минем өчен бу аерым ритуал кебек. Мәктәп елларында ук шундый идем инде мин. Бик күп эш булса да, өлгермәсәм дә, үземне рәткә китермичә өйдән чыкмыйм.

Алинә ГАЛИМҖАНОВА

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев