Камал театрының яшь артисты Ринат Низамов: «Керәшен булу, муеныңа кач тагып йөрү генә түгел»
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Ринат Низамовны «К.Ү.Р. Кә» спектакле аша белеп алдык. Мөслим районының Яңа Усы авылы егете Ринат — редакциябез кунагы.
«Йолаларны онытмыйбыз»
— Ринат, керәшен егете икәнеңне белгәч, бераз гаҗәпкә калдым...
— Мин — катнаш гаиләдән. Әтием — Рунар, әнием — Елизавета (Артём Пискуновның бертуган апасы). Алар мин бәләкәй чакта аерылышканнар, шуңа да, әтисез үстем, дисәм була. Әнием ягына күбрәк тартылдым. 6 яшь тулгач, үз теләгем белән чиркәүгә барып чумылдым. Үземне керәшен егете дип әйтәм.
— Йолаларыбызга килсәк?
— Аларны, әлбәттә, саклыйбыз. Керәшен булу, муеныңа кач тагып йөрү генә түгел бит. Бәйрәмнәрне онытмыйбыз. Пасханы яратам. Сазга батып, пычранып, авыл буенча күкәй җыеп йөрү күңелле иде. Безнең якта, Рождествода акча җыю йоласы бар. «Любовь Петровналарга беренче барып җитәргә кирәк!» дип, караңгыда, иртәнге 6да чыгып китә идем. Чөнки ул иң беренче кергән кешегә яхшы бүләк бирә. Мин аны акча кирәк дип тә җыймыйм инде. Ә шулай тиеш булганга, ул — традиция.
— Ни өчен театр артисты һөнәре?
— Укырга кая керергә дип бик озак уйладым. Бер дәдәм — ветеренар. Бәләкәй вакытта аның янында бөтерелеп йөргәнгә күрә, шул һөнәрне сайлыйсы идем. Врач булырмын дип тә уйладым. Үзем гитарада уйным, бераз җырлыйм, шигырьләр дә язам. Сайлана торгач, Казанның Ш.Биктимеров исемендәге театр училищесына, нәкъ менә Фәрит Бикчәнтәев классына укырга кердем.

— Бу фикереңне өйдәгеләр ничек кабул итте?
— Алар беркайчан да минем теләгемә каршы килмәде. «Кирәк икән, теләгең булса, бар», — дип әйтте әни. «Әгәр түләүлегә эләксәң, барып чыкмаячак», — дип өстәп тә куйды.
— Әлеге юлдан китүеңә туганың Артём Пискунов та тәэсир иткәндер?
— Берсүзсез. Мин Артём дәдәйгә гел соклана идем. Аны сәхнәдә күреп, илһамланып китәм. «Ничек шулай килеп чыга икән?» дип уйлана башлыйм. Ул миңа терәк тә, таяныч та.
— Киңәшләр бирәме соң?
— «Бу образны ничегрәк уйнарга, ничегрәк тормышчан итәргә икән?» дип, гел киңәш сорыйм. Ул миңа һәрвакыт «китап укы» дип әйтә. Фантазияне яхшырту өчен. Үзе мине мактый да, каты бәрелмичә генә тәнкыйтьли дә. Тик, үземне мактаганнарын яратмыйм.
— Артем белән бәйле күңелле истәлек бармы?
— Алар бик күп. Берсен гомер буе онытмам. Аның белән машинага утырп каядыр бардык. Минем дә йөртеп карыйсым килде. «Әйдә утырыйм, йөртеп карыйм әле» дим. Ризалашты. Кайтып җитәрәк юл уңаеннан каядыр кереп чыгарга булдык. Шунда Артем дәдәй «артка чиген» дип әйте, машинасы белән баганаг килеп кермәмме... Эләкте инде (елмая). Шушы очрактан соң, машина белән артка йөррегә яратмыйм.
«Актер — һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш»
— 4 ел уку дәверендә училищедан китү уе булдымы?
— Беркайчан да. Талантсыз дип уйлап, кусалар дип курка идем (елмая). Укуы җиңел булмады. Кызыксынучыларга гел әйтәм: әгәр дә теләгең булмаса, бу өлкәдә укып, эшләп булмый.

— Камал сәхнәсендә актер буларак беренче адымнарыңны ясый башладың.
— Безгә «повезло» (елмая). Яңа бина төзелгәч, урыннар арткан. Соңгы курс ахырында Фәрит абый барыбызны җыеп утыртты да, «балалар, барыгызны да Камалга эшкә чакырабыз», дип әйтте. Үзара тату, зур гаиләгә әйләнгән 13 курсташым белән шунда эшли башладык.
— Фәрит Бикчәнтәевнең иң истә калган сүзе?
— «Играйте партнёра» дигән киңәшен беркайчан да онытмам. Ягъни, үзеңне түгел, ә партнёрыңны уйна. Бик сәләтле кеше ул. Фәрит абый безгә белем генә түгел, тәрбия дә бирә. Ул — безгә үрнәк.

— «К.Ү.Р. Кә» спектаклендә син Дамир ролен уйныйсың. Танылган артистлар белән бер сәхнәгә чыгу авырмы?
— Искиткеч һәм дулкынландыргыч. Алар белән уйнаганда, үзеңне дә тиешенчә тотарга кирәк. Син бит инде студент түгел, ә Камал театры артисты. Театрның үз исеме, дәрәҗәсе бар. «К.Ү.Р. Кә»дә бу минем беренче зур ролем, дебьют булды.
— Дулкынлануы да көчле булгандыр?
— Прогоннарда барысы да әйбәт кебек тоелды. Пресс-показда сәхнәгә чыгып бастым. Спектальдә шундый момент бар: Алмаз Сабирҗанов үз ролендә «менә кара, бөтенебез утыра» дип, тамаша залына ымлады. Аның сүзенә ияреп, башымны борсам... Шулкадәр күп кеше! Андый вакытта тавыш, бөтен гәүдә калтырый. Ул хисне җиңеп булмый. Шул моментта йөрәк «жу» итеп куйды. Халыкны күргәч җебеп төштем, сүзләр онытылды. Шулай да үземне кулга алдым. Гомумән, актер — һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш.

«Комедияне уйнарга яратам»
— Спекталь беткәч, сәхнә образыннан тиз чыгасыңмы?
— Әгәр роленңнән чыга алмасаң, син бик үк сау-сәламәт түгел дигән сүз (елмая). Сәхнәдән чыгып киткәндә образыңны бер җирдә элеп калдырасың, икенче чыкканда шуны яңадан алып киясең.
— Нинди образларны уйнау җиңелрәк?
— Ул турыда әйтергә әле иртәрәктер. Комедияне уйнарга яратам. Кешене елатуга караганда, көлдерү авыррак, диләр.

— Башка актёрларны читтән күзәтәсеңме?
— Бик күпләрне. Аларга сокланып карагач, нинди дә булса тәҗрибә алырга тырышам. Беренче булырга тырышырга кирәк дип уйлым, үзем дә шуңа омтылам.
— Синеңчә, хәзерге заман актёр нинди булырга тиеш?
— Үрнәк. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да ул гел кеше күзе алдында. Әле тагын тырыш, үҗәт, вакытында үз-үзен тыя да белергә тиеш.
— Җавапларың өчен рәхмәт, Ринат!
Блиц-сораштыру:
— Үзеңне 3 сүз белән тасвирла.
— Ярдәмчел, ялкау, эгоист.
— Нинди рольне «киеп» карар идең?
— Гамлет.
— Үзеңнән калдырмый торган әйбер.
— Кепка/шапка.
— 3 топ театр артисты.
— Искәндәр Хәйруллин, Артём Пискунов, Фаил Сафиуллин.
— Стресс булганда нәрсә ярдәм итә?
— Китап уку, шигырь язу.
— Театр ул...
—... тормыш. Бөтен дөньям, яшәү рәвешем.

Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев