Теләче районы Субаш авылының "Нардуган" ансамблен гран-при отулары белән котлыйбыз!
Хәбәрләр

Теләче районы Субаш авылының "Нардуган" ансамблен гран-при отулары белән котлыйбыз!

24 февраль көнне Теләче мәдәният йортында "Моңнар агыла туган якта" фестиваленың гала-концерты үтте.

Елы буе бер-бер артлы авыл клубларында узган концертлардан иң-иң матур чыгышларны сайлап, район мәдәният йортына җыйганнар. Фестивальнең гран-при исеменә Субаш авылының "Нардуган" керәшен халык фольклор ансамбле лаек, дип табылган. Карендәшләребез, "Кайтарма туйда аш чыгару йоласы"н күрсәтеп, жюриның күңелен яулаганнар.

Субаш авылы клуб мөдире Татьяна Романова "Нардуган" ансамбленә йөрүче һәр артистка зур рәхмәтләрен белдерә. Чын күңелдән котлыйбыз сезне!


Нет комментариев