Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман янында янгыннарның өч тапкыр артуын теркәгән

Аномаль эсселек һәм озакка сузылган корылык аркасында быел Татарстанда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны өч тапкыр арткан.

Бу хакта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Татарстанда гади булмаган урман янгыннары шартлары саклана. Ел башыннан республикада 985 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 830 янгын очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, аерма бик зур», - диде ул.

Спикер искәрткәнчә, май азагында Әлмәт районында 0,5 гектар мәйданда урман янгыны булган. Янгын каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан һәм агачларга күчкән. Урманчылыктагы янгын оператив рәвештә локальләштерелде һәм сүндерелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел республикада урман янгыннары гомумән булмаган, ә соңгы вакытта 2021 елда янгыннар күп булуы теркәлгән. Ул вакытта Татарстанда 210 гектар гомуми мәйданда 19 урман янгыны булды. Алар барысы да вакытында сүндерелде.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев