Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субаш авылында яшәүче Ксения Максимовага 90 яшь

Теләче районының Субаш авылында яшәүче Ксения Максимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны бәйрәме белән якыннары һәм район җитәкчелеге тәбрикләде.

Ксения Александровна биш балалы гаиләдә үсә. Гомере буе авыр колхоз эшендә хезмәт куя. Инде 15 яшендә ул күпләп капчык ямый башлый. Көнгә 30 данә ремонтлаган вакытлары да була. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, Ксения түти шушы эшен дәвам итә.

Тормыш иптәше Алексей белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген улы Василий һәм килене Зоя белән гомер кичерә, өч оныгы бар. Ксения Александровна бик оста куллы кеше. Аның чигелгән әйберләре бүгенге көнгә кадәр бөтен кешене таң калдыра. Шулай ук, моңлы тавыш иясе дә ул. Җырга мәхәббәте бүген дә югалмаган. Тормышның бары матур якларын гына күреп, якыннарына рәхмәт әйтеп яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев