Синоптиклар август башында аномаль эсселек турында кисәтә
Якындагы атнада Казанда аномаль эсселек көтелә.
Августның беренче декадасында шәһәрдә һава температурасы климат нормасыннан югарырак булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Җәйнең соңгы аенда Казанда норма буенча уртача айлык температура 18-18,5 градус тәшкил итә. Явым-төшемнең уртача айлык нормасы 70 мм чамасы булырга тиеш. Әмма шәһәрдә якындагы декада климат нормасыннан 2-3 градуска җылырак булачак», — диде ул.
Яңа атна Татарстанда бераз салкынаюдан башланды, әмма ул кыска вакытлы була. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, сишәмбедән Казанда температура акрынлап күтәрелә. Атна ахырына шәһәрдә көндезге сәгатьләрдә 30-32 градус эсселек вәгъдә ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев