Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шеморбаштан Мария Григорьева: «Кычыткан, черек бәрәңге ашап шешенеп бетә идек»

Бөек Ватан сугышы елларында «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дип, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән яшүсмерләр һәм балаларның батырлыгын берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел.

Ул буын кешеләренә тормыш сынауларының иң катлаулысын үтәргә туры килгән. Шулай да барлык авырлыкларны күмәк көч, тырыш хезмәт белән җиңеп чыга алганнар.

Балык Бистәсе районының Шеморбаш авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Мария Григорьевага шушы көннәрдә 95 яшь тулды.

Мария Ивановна, ул елларны искә алып, болай сөйләде:

“Фермада эшләдем, күп еллар атлар карадым, көлтә бәйләдек, печән чаптык, үгез җигеп сука сукаладык, кычыткан, черек бәрәңге, урманнан гөмбә җыеп ашадык. Ачтан шешенеп бетә идек”

Ире Иван дәдәй белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Мария түтине кызлары тәрбиясендә яши. Аның 13 оныгы һәм  21 оныкчыгы бар.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев