Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Оста кулда һөнәр бар

Узган елның соңгы айларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының күргәзмәләр залында Александр Ивановның "Времён чеканный силуэт" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе эшләгәне турында газетабызда язып чыккан идек инде. Һәм менә 4 февраль көнне Тукай районы Мартыш авылында чеканкалау остасы яңадан Халыклар Дуслыгы йортында үзенең иҗат җимешләре белән сөендерде.

Күргәзмәне ачу тантанасында Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары На­талья Мясникова, сәнгать белгече, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать фәннәре институты өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова һәм танылган рәссам, Россия сәнгать академиясе члены Фиринат Халиков катнашты. Сәнгать эшләрен күрергә җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, керәшен оешмаларының активы, карендәшләребез җыелды.

- Берничә ел элек Рес­публика керәшеннәр җәмгыяте Алабуга художнигы Илья Максимовның күргәзмәсен оештырган иде. Бүген үзебез өчен тагын бер талантлы карендәшебезне ачабыз. Моңа кадәр без аның иҗаты белән якыннан таныш булмадык. Күп кенә картиналарда безнең балачак әкиятләре сурәтләнгән. Монда "Шүрәле", "Су анасы" да, "Сак-Сок" та һәм "Зөһрә белән Таһир" да бар. Сәнгать белгечләре сүзләре буенча, Александр шикелле югары дәрәҗәдә чокып эшләүчеләр Россия күләмендә дә бармак белән генә санарлык икән. Әле аның иҗатының иң нәтиҗәле чагы. Алга таба ул безне этник темалары белән дә шатландырыр, - дип сөйләде Людмила Белоусова.

Бу күргәзмә Республика күләмендә зур чара. Чөнки борынгыдан килгән бу сәнгать төре бүгенге көндә инде югалып бара дияргә була. Художникның һәрбер картинасы уникаль һәм үзенчәлекле. Барысы да зур түземлек һәм ихтыяр көче сорый. Александр Иванов 43 ел буе чеканкалау белән шөгыльләнгән дәверендә 150 ләп картина иҗат иткән. Аның иҗаты киң кырлы: ул Россия тарихы, Татарстанның Болгар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы, әкият- ләр, фантастика, фәлсәфә һәм дин белән бәйле уй-хыялларын металлга төшерә. Александр Россиянең төрле шәһәрләрендә инде 25 шәхси күргәзмәсен оештырган.

Бүгенге чарада катнашучылар да бу матурлыкка битараф кала алмадылар, художникка соклану сүзләре әйттеләр. Иҗатында керәшеннәргә багышланган этник картиналар да булсын иде, дигән теләкләрен белдерделәр.

Күргәзмәне ачу тантанасына "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле солистлары һәм Казан шәһәренең "Айбагыр" фольклор коллективы тагы да ямь өстәде.

 

Шулай ук укыгыз:

Казанда Александр Иванов күргәзмәсе ачылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев