Питрау җыены һәр авылда төрлечә уза. Кукмара районы Чиябаш авылы кызы Марина Шәймарданова быел балаларга Питрау кичәсе оештырган. Бу аның күптәнге хыялы икән.
“Балачакта ак ипи һәм бал белән чәй эчүләр һаман да хәтердә. Бергә җыелышкан вакытта футбол, куышлы уйный идек.
Хәзер кызганычка каршы, илдәге пандемия аркасында балалар өчен күңел ачу чаралары чикле. Шуларны истә тотып, балалар өчен бәйрәм оештырырга булдык. Уеннар уйнап, тәмле чәйләр эчеп күңелле ял иттек. Балалар матурлыкны күрә беләләр. Без дә алардан үрнәк алсак иде...”
Нет комментариев