Ләкелеләр Яңа ел кичен паркта уздырачаклар
Хәбәрләр

Ләкелеләр Яңа ел кичен паркта уздырачаклар

31 декабрьдә кичке сәгать алтыда Ләке авылының Ямаш Игәнәй исемендәге паркында Яңа ел бәйрәме үтәчәк.

«Былтыр паркта Яңа ел кичәсен беренче мәртәбә үткәреп карадык. Халык күп чыккан иде. Быел да шулай ук эшләргә җыенабыз, – дип сөйләде Ләке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Римма Тимирова. – Яңа ел кичәсе урамда үткәрелгәнлектән, бәйрәм программасы быел аеруча бай. Көннәр салкын. Халыкны тик тотып булмый. Кайсын йөгертербез, кайсын биетербез. Уеннар да күп булачак”.

Ләкенең парктагы Яңа ел кичәсендә, традиция буенча, маскаларга да конкурс  булачак. Җәнлек-җанвар һәм башка әкият геройлары булып киенеп килүчеләр дә табылыр. Концерт номерлары әзерләп килеп, җырлаучы, биюче, нәфис сүз сөйләүчеләр, әлбәттә, буш кул белән кайтып китмәсләр. Алар өчен истәлекле бүләкләр дә әзерләгәннәр.


Нет комментариев