Кощаково авылы балалары спектальдә уйнады
Хәбәрләр

Кощаково авылы балалары спектальдә уйнады

Питрәч районының Иске Шигали авылында “Көлү һәм күз яшьләре” спектакле куелды.

Спектакльдә Кощаково авылының “Созвездие" театр студиясендәге өлкән төркем укучылары уйный. Әлеге тамашаның максаты –  талантлы балаларны барлап, аларны иҗатка тарту аша сәләтләрен үстерү.

 “Һәркемгә ошады. Балалар оста уйнаулары белән тамашачыларны шаккатырды. Актерлык сәләте дисеңме, сөйләмнәре беләнме – теләсә кемне көнләштерерлек”, – дип яздылар Питрәч районының мәдәният хезмәткәрләре.

Кощаково мәдәният йортында Шигали мәдәният йортының театр студиясе балалары да чыгыш ясаячак. Алар шулай бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшиләр.

 


Нет комментариев