Салмак кына төнге карлар ява, Акка түшәп урам юлларын... Шул аклыктан атлап Икәү килә - Монна гүзәл нәрсә бар тагын? Кар ява да ява... Алар юлда Ак күбәләк сыман тоела, Гүя карлар түгел, бар җиһанга Аклык булып сөю коела. Гашыйкларның шаян сөйләшүен Җил дә тыңлап тора тын гына, Талгын көйгә...
Салмак кына төнге карлар ява,
Акка түшәп урам юлларын...
Шул аклыктан атлап Икәү килә -
Монна гүзәл нәрсә бар тагын?
Кар ява да ява... Алар юлда
Ак күбәләк сыман тоела,
Гүя карлар түгел, бар җиһанга
Аклык булып сөю коела.
Гашыйкларның шаян сөйләшүен
Җил дә тыңлап тора тын гына,
Талгын көйгә карлар вальс бии,
Бар җиһанда көмеш нур гына!
Кар аклыгы, ихлас сөю хисе,
Ни хикмәттер, бергә бәйләнгән...
Икәү килә... Алар мәхәббәте
Көмеш әкияткә әйләнгән...
Нет комментариев