Мәдәни үзәк Казанда 2019 елда эшли башлаячак
Татарстанның Керәшен мәдәнияте үзәгендә керәшен фольклор коллективлары өчен тавыш яздыру студиясе булдырылачак. Бу хакта Татарстанның Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Людмила Белоусова хәбәр итте.
“Бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясаган фольклор ансамбльләре, балалар коллективлары бар. Алар төрле бәйгеләрдә катнашып, еш кына беренче урынны ала. Шулай булса да, мондый коллективлар өчен тавышларын сыйфатлы итеп яздыру студияләре әлегә юк иде”, - диде Людмила Белоусова.
Тавыш яздыру студиясеннән кала Керәшен мәдәнияте үзәгендә фольклор белән бәйле төрле күргәзмә, семинар, остаханә һәм түгәрәкләр оештырыла торган булачак.
Мәгълүмат "Татар-информ"нан алынды.
Комментарии
Без имени
0
0
Унышлар сезге!