Казан керәшен оешмасының 35 еллыгы уңаеннан зур концерт булачак
27 февральдә А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә Казан шәһәренең керәшеннәр иҗтимагый оешмасы үзенең юбилеен билгеләп уза.
Концертта Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Зоя Борисова, Валерий Шрыков, Марина Карпова, Игорь Дмитриев, Григорий Сергеев, Александр Игнатьев, Татьяна Ефремова, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Айбагыр» халык ансамбле һәм башка танылган җырчыларның катнашуы көтелә.
Кичәне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестр артисты Елена Григорьева һәм сүз остасы Евгений Максимов алып барачак.
«Танылган керәшен җырчылары катнашындагы бу концерт бик матур булыр дип уйлыйбыз. Алып баручылар тамашачыны оешмабызның тарихы – аның ничек барлыкка килүе, оешманы кайсы елларда кемнәр җитәкләве белән дә таныштырып үтәчәкләр», – дип хәбәр итә Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова.
27 февраль, 15:00 сәгатьтә башлана.
Казан, Копылова урамы, 7/2 йорт. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев