Казак җыры ансамбле катнашучылары тамаксалар ясый
Талантлы кеше бар эштә дә талантлы.
Түбән Каманың танылган "Вольные распевы" казаклар җыры ансамбле катнашучылары кичләрен җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнергә яраталар икән. Аеруча, файдалы булсын, дип тырышалар.
Шундый кичләрнең берсендә керәшен милли бизәнгеч әйберен – тамакса ясап караганнар. Нәтиҗәсе әйбәт булган. Тамаксаларын алар Түбән Каманың "Асыл нәсел" балалар ансамбле катнашучыларына тапшырганнар.
– Талантлы кеше бар эштә дә киртә түгел, ә мөмкинчелекләр күрә. Безнең шундый дусларыбыз бүләк әзерләгәннәр. Хәзер кечкенә җондызларыбыз сәхнәдә тагын да якытырак балкылар. "Вольные распевы" ансамбле һәм аның җитәкчесе Ольга Вәлиуллинага зур рәхмәтләребезне әйтәбез, – диде "Асыл нәсел"нең җитәкчесе Альбина Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев