Кайбыч укытучылары Дәүләт бүләкләренә ия булды
Хәбәрләр

Кайбыч укытучылары Дәүләт бүләкләренә ия булды

Кайбыч районы укытучыларының август киңәшмәсендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышка ирешкән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләренең хезмәтен билгеләп үттеләр

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән Мәлки мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Галкин һәм Хуҗа Хәсән мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Валентина Ильина бүләкләнде. Бу турыда "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәр итә. 

Хуҗа Хәсән мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Валентина Таймасовага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты бирелде.

Фото: "Кайбыч таңнары" ,

 

 


Нет комментариев