Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәвәлдә яшәүче Зоя Шипшова махсус хәрби операциядән ялга кайткан улын бәрәңге пәрәмәче белән сыйлый

Бәрәңгедән төрле ризыклар пешереп була. Ә әни пешергән ризыкның тәме күңелдә гомер буе саклана.

Питрәч районының Кәвәл авылында яшәүче Зоя Шипшова үзе пешергән бәрәңге пәрәмәче рецепты белән уртаклашты.

“Улым ашап китсен дип бәрәңге пәрәмәче пешердем. Элек вак итеп пешерә идем, бу юлы табаларны тутырып зур итеп ясадым. Карина исемле оныгым да “тәгәрәтеште” җәймәләрен. Матур килеп чыкканнармы белмим, сез ничек пешерәсездер бәрәңге пәрәмәчен, мин болай эшлим:

Камырына ак май эретеп,  әзрәк сыек май салдым, кайнаган су өстәдем. Чама белән генә, камыры таралып китмәсенгә, тәменчә тоз. Шулай гади генә камыр.

Бәрәңгене пешереп суын сөзәм дә, ак май салам(100грамм чамасы), сыек май әзрәк, яхшылап төерләре беткәнче төям,  ике күкәй сытам, әзрәк майонез салам, сөт салып, тоз өстим, тагын озаграк итеп төям. Кыш көне – суган кыздырып, җәен яшел суган кушам.

Камырдан җәймә җәям дә,  янып китмәсен өчен, духовкада яртылаш пешереп алам.

Бәрәңге әзер булгач, камыр җәймәсе өстенә бәрәңге җәеп чыгам, өстенә күкәй, әзрәк сөт кушылган массаны ягам. Өсте килгәнче тагын духовкага куеп алам”

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев