Юлбарыс, Куян, Аҗдаһа елында туганнарны 2025 елда нәрсә көтә?
Яшел агач елан елы барысын да ныклап уйлап, акыл белән эш итүчеләр өчен уңышлы һәм вакыйгаларга бай булыр дип көтелә.
Кытай календаре буенча, 2025 елның 28еннән 29 январенә каршы төндә яшел агач елан елы башлана. Ул 2026 елның 16 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Елан елы үзеннән соң дилбегәне утлы ат елына тапшырачак. Яшел агач елан — зирәклек, стратегик фикерләү, үзгәрешләр символы. Ул — теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмау, яңарыш гәүдәленеше дә. Астрологлар фаразынча, 2025 ел гороскоптагы 12 билге өчен дә зур үзгәрешләр, мөһим карарлар елы булачак.
Юлбарыс (1926, 1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022 елгылар). Яз тормышыгызны үзегезгә ошаган юнәлештә үзгәртү мөмкинлеге бирә. Март һәм апрель рухи чистарыну өчен дә яхшы. Җәй — мәхәббәт, хезмәт баскычыннан күтәрелү вакыты. Көзге айларда күптән тукталып торган проектны тормышка ашырырга туры киләчәк. Ноябрь аеннан эшлекле сөйләшүләрдә осталыгы ачылып, ул аңа күп акча китерәчәк. 7 сентябрьдә ай тотылганнан соң, өч атна дәвамында берничә җитди аңлашылмаучанлык көтүе бар. Декабрьдә яңа танышлар белән күңелле очрашулар көтелә.
Куян (1927, 1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011, 2023 елгылар). Ел күп проблемалар да алып килергә дә, шулай ук, яхшы киләчәккә юл ачарга да мөмкин. Борчылырга, төшенлеккә бирелергә ярамый, бер мөмкинлек кулдан ычкынса, алда тагын да яхшырагы булыр. Кыш азагында күп акча керүе көтелә. Тәҗрибәсе, таланты, кешеләр белән уртак тел таба алуы аның табышын сизелерлек арттырыр. Яз — мәхәббәт ае, ялгызлар үз кешесен очратыр, гаиләлеләрнең дә арасы көйләнер. Бары тик ике арадагы ызгышларны искә төшереп, кемнең — хаклы, кемнең гаепле икәнен ачыклаудан тыелсын. Җәй уртасы — иң катлаулы вакыт. Дөрес карар кабул итәргә, начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Август-сентябрь — үз фикерен үзгәртү, үз кадерен белү кирәклеген аңлар вакыт. Октябрь барлык планнарын җимереп ташларга мөмкин. Әмма ул үзгәрешләр аның өчен яхшыга булачак. Декабрь азагына бар да үз җаена төшә.
Аждаһа (1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012, 2024 елгылар). Февраль — шәхси үсеш өчен кирәкле идеяләрне тормышка ашыру өчен юл салу вакыты. Март-апрель айлары җиңел булмаска ошаган. Күңел тынычсызлыгы борчый. Аннан котылу өчен, яраткан җыр тыңларга, китап укырга яки фильм карарга кирәк. Яңа шөгыль табарга да була. Яз сәләтне эшкә җигәргә уңай. Читтә калу ягын карамыйча, игътибар үзәгендәбулудан курыкмасын. Язгы айларда табыш керүе көтелә. Июнь-июль айларында һәр сүзен үлчәп сөйләп, тирә-ягындагылар белән ызгышудан, буш вәгъдәләр бирүдән саклану әйбәт. Сентябрь-октябрь — үз парын тапканнар өчен иң яхшы вакыт. Ялгызлар да кыш якынлашканда үз мәхәббәтен табарга мөмкиннәр.
Елан. Ат. Кәҗә.елында туганнар өчен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев