Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Чаткы"лар Бахта керәшеннәренең традицияләрен саклый

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Чистай керәшеннәре айлыгы башланды

Чистай районының керәшен ансамбльләре белән таныштырабыз.

"Чаткы" керәшен фольклор ансамбле Чистай районы Бахта авылы мәдәният йортында чагыштырмача күптән тугел генә эшли башлаган. Коллективның төп составы 10 кешедән тора - Петрова Елена, Петрова Евдотия, Купцова Лидия, Герасимова Татьяна, Ванифатьева Альбина, Пашина Людмила, Садыкова Людмила Антонова Анна, Кононов Николай, Чапыжникова Валентина. Коллектив белән Анна Акманова җитәкчелек итә.

"Чаткы''лар авыл мәдәният йортында үткәрелгән барлык чараларда катнашалар, халыкнын бәйрәмнәрен, йолаларын, җыруларын җырлап шатландырып торалар. Керәшеннәрнең асыл бәйрәмнәре булган Нардуган, Май чабу, Тройсын, Олы көн, Питрау, Покрау, Спасслар - барысын да зурлап үткәреп баралар.

Әле күптән түгел генә "Чаткы" ансамбле коллективы белән авылда бик матур итеп ''пирук'' бәйрәме уздыраганнар. Әбекәйләр бик теләп үзләренең камыр пешерү серләрен яшьләр белән бүлешкән, акыллы киңәшләрен, үгетләрен биргән.

Бүген исә коллектив җырлар өйрәнү, йолаларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшыру юнәлешендә эшли. Киләчәктә дә халкыбызның матур җырлары онытылмасын, саклансын иде дигән теләк белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев