Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

21 яшь... Чикләүләрнең файдасы булырмы?

Сәламәтлек саклау министрлыгы спиртлы эчемлекләр сатуны 21 яшькә кадәр тыю тәкъдиме белән чыккан иде. Сораштырулар күрсәткәнчә, Россия халкының күпчелеге бу тәкъдимне хуплый икән

Респондентларның 39 проценты 21 яшь тулмыйча теләсә кайсы спиртлы эчемлекләрне сатуны тыярга кирәк, дигән фикердә. Ә 34 процент кеше “катылыгы” 16,5 проценттан юагрырак булган эчемлекләрне тиешле яшькә җитмичә сатмаска, ди.

Җавап бирүчеләрнең 8 проценты инициативаны хупламаган. Яшьләр болай да алкогольне ул күп кулланмый, күбесе сәламәт яшәү рәвешәе алып бара, ди алар. “Башта торак йортлардагы алкоголь сата торган азык-төлек кибетләрен бетерсеннәр”, – дип саный халык.

Хәзерге вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгының канун проекты бәя бирә торган төркем карамагында. Бу документ ике ел элек тә әзерләнде. Әмма ул вакытта аны Хөкүмәт кабул итмәде. Канун проекты кабул ителгән очракта, ул 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.

Нишләп 21 яшьме? Табиблар фикеренчә, кешенең баш мие 21 яшькә генә формалашып бетә. Ә спиртлы эчемлекләр куллану органнарның кирәкле матдәләре кимүгә китерә.

Тыелган җимеш татлырак була, диләр. Әмма белгечләр спиртлы эчемлекләргә бу гыйбарә кагылмый, дип саный. Кибетләрдә сәгать кичке 10нан соң аракы сатуны тыйгач та халык “баш күтәргән” иде. Әмма соңыннан күнекте үзе. Өстәвенә, нәтиҗәсе дә бар. Соңгы ун ел эчендә кеше башына спиртлы эчемлекләр куллану 5  литрга кимегән, диелә статитстик мәгълүматларда. Бу чикләүнең дә файдасы гына була күрсен инде!


ШК

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев