Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа керәшен гаиләсе туды

29 июль көнне Зәй районының Урта Баграж авылы егете Вадим Моисеев Югары Баграж кызы Зоя Кондратьева белән гаилә корып җибәрделәр.

 Үз вакытында егетләрнең өйләнеп, кызлар кияүгә чыгып, яңа гаиләләр туу бик куңелле хәл.

«Яшьләр икесе дэ бик тырыш гаиләләрдә тәрбияләнгән, бар эшне дә җиренә җиткереп башкаралар. Кечкенәдән хезмәт сөеп, культура-спорт тормышында, авыл җирлегендә уткәрелгән чараларда катнашып тордылар. Аларга алдагы тормышларында сикәлтәсез юллар, аяз күк йөзе, ак бәхетләр телибез. Авыр сүзләр, явыз күзләр пар канатларын каермасын, кавышкан йөрәкләрен аермасын. Әби-бабайларны сөендереп күп оныклар алып кайтсыннар», — диделәр Урта Баграж авылы клубы хезмәткәрләре.

«Без бәхетле. Мин укуымны тәмамлап диплом алдым, «участковый Врач-педиатр», хәзер ординатурага керергә җыенам. Вадим йөк машинасында эшли, иген, чөгендер ташый», — дип сөйләде Зоя.

Яшьләргә гаилә бәхете, озын гомер, мул тормыш телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев