Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне

Шушы уңайдан, Менделеевск районының Гришкин авылы китапханәчесе Галина Бармакова белән сөйләштек.

Баланы лаеклы шәхес итеп үстерү өчен беренче ярдәмче — китап, дип әйтә иделәр. Әйе, иделәр. Чөнки бүгенге көндә мондый әйтемне белү түгел, әлеге бинага илтүче үлән баскан сукмакка басып та карамаучылар шактый.

Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе — андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы.

Бүген китап, газета укучылар бармы? Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга? дигән сораулар белән Галина Ильничнага мөрәҗәгать иттек:

«Хәзерге заманда китап укымыйлар инде, димәгез. Укыйлар. «Кояш чыкса — табигать яңара, китап укысаң — күңел агара», диләр бит.

Әйтмим, яшьләрнең гаджетларын китапка алыштыруы авыррак, әмма бөтенләй үк өметсез түгел. Балалар арасында да бар китапханәнең кай тарафта урнашуын белүчеләр. Эшемне бик яратам. Китап укучылар юк дип тә зарлана алмыйм, кеше өзелеп тормый. Кызыксындыру өчен күренекле кешеләр белән очрашулар оештырырга, төрле бәйгеләр, бәйрәм-чаралар уздырырга тырышам», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев