Этнографическая мозаика

Ылыя авылы тарихыннан

Мамадыш районының Ылыя авылы турында Роза Галкина язды.

Исеме ничек барлыкка килгән?

Өлкәннәр сөйләвенчә, XIV гасырда Ылыя авылы юл буендагы түгәрәк күл буенда урнашкан булган. Бай табигатьле, урман-кырлары, тау-елгалары белән дан тоткан бу төбәк тормыш өчен уңайлы булган. Авыл халкы мал туар, кош-корт асраган. Үрдәк, казлар күп булганлыктан, юлчылар авылга “Уткино” дип исем кушып киткәннәр – шул исем берегеп калган.

Татарча исеме – Ылыя. Моның да үз сәбәбе бар: авыл кырыннан Лыя елгасы ага, ә тау башында кара-яшел урман шаулый. Ләкин яз җиткәч, авылны су баса торган булган, хәтта юлчылар үрдәк-казларны урлап киткәннәр. Шушы авырлыклардан котылу өчен, халык тауга күчеп утырган. Яңа урын да матур булып чыккан: җиләк-җимешкә бай урман, урманны чыгуга Нократ елгасы, авыл буенда Лыя инеше, күп чишмәләр.

Һәр тауның, елганың үз атамасы

Безнең авылда һәр урынның үз атамасы, үз тарихы бар. Данлыклы «Пизәр» елгасы — җәй буе аннан авыл халкы гына түгел, күршеләр дә килеп җир җиләге җыя, печән чаба. «Наратлык» таулары, «Кызлар», «Көянтәлек», «Дегет» елгалары — болар барысы да балачактан таныш исемнәр. Яшьләрнең кичке уеннары, язын боз озату, армиягә озатулар — барысы да данлыклы «Мәче» тавында узган. Олы кое, Атлар коесы, яшелчә бакчалары — авылның матур урыннары.

Күренекле шәхесләр

Ылыя кечкенә авыл, ләкин аның шәхесләре билгеле. Гаврил дәдәй турында әби-бабайлар сөйләгән: яшьтән үк бик көчле булган ул – ат арбаларын күтәреп күчергән, бура почмакларын кузгаткан. Аның турында әле дә риваятьләр сөйлиләр. Бүгенге көндә Пермь шәһәрендә яшәүче Семен Игнатьев – атказанган рәссам, Россия күләмендә танылган шәхес. Ижевскидә гомер иткән Владимир Захаров та атаклы рәссам. Һәр ел саен туган авылына вертолет белән төшә торган булган Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы полковник Василий Максимов. Россия Дәүләт думасы депутаты Анатолий Иванов та безнең авылда туып-үскән..

Балачактан калган хатирәләр

Кечкенә вакытларымны искә төшергәндә, уйларым белән “Тегермән” чишмәсе янына кайтам. Җәй саен шушы чишмә янына чегәннәр килеп урнаша иде. Димәк, табигать матур, көтүлек уңайлы. Чегәннәр балаларына ашарга бәрәңге, сөт, йомырка, ипи кирәк булгач, йорт саен йөреп, «бушка бирегез» дип сорыйлар иде. Ә мин аларның балалары белән уйнарга чыга идем. Шулардан унга кадәр санарга да өйрәнеп калдым.

Балачакның матур мизгелләре, яшьлекнең кичке уеннары, бәйрәмнәре – барысы да күңелдә калган. Ә бүгенге көндә авыл яши: өлкәннәр пенсиягә чыккач, үз нигезләренә кайталар. Димәк, авылда әле тормыш бара.


Нет комментариев