Табигать безнең якларга үзенең хозурлыгын һич тә кызганмыйча биргән.
Туган авылымның, данлыклы "Пизәр" елгасында җиләк җыеп йөрим. Шундый матур табигате, кошлар сайрый, кояш кыздыра. Әллә инде, көн шундый кызу булгангамы, минем колагыма, шыбырдап чишмә аккан тавыш ишетелгән кебек тоелды. Күңелдән генә уйлап куйдым, монда чишмә юк иде бит...
Эзләнеп тә карадым, юк шул. Әй, тамагым да кипте, су эчәсем килә, шуңа күрә ишетелгән кебек тоямдыр дим. Чиләгем тулды, кайтырга кирәк, тау битеннән түбән төшә башладым, кара әле,чынлап та чишмә агып тора түгелме соң?!... Менә хикмәт, чишмә, минем колагыма чынлап ишетелгән икән чишмә тавышы. Үзе кечкенә, әйтерсең лә бүген генә юлын табып, салкын суы белән, үләннәргә дым бирә.
Без печән чабып йөргән вакытларда, монда чишмә юк иде бит, әллә күземә күренәме соң дип якынырак килдем. Чынлап та, чишмә! Салмак кына матур көй көйләп үз юлы белән агып ята. Чишмәне, мактый- мактый суы белән сыйландым. Тәмам кибеккән булганмын икән шул. Иң беренче, чишмәнең кырына җыелган кипкән яфракларны, берсе өстенә берсе өелеп яткан каты үләннәрне җыеп кырга алып куйдым. Чишмә тагын да көчләнеп ага башлады. Сабырлык белән матур теләкләр теләп, битемә чишмәнең саф суын бөркедем, яшәреүемне, кеше күзенә сөйкемле булып күренүемне теләдем.
Кабат, саулык-сэламэтлек өчен дип, учыма тутырып алган суның тәмен татып рәхәтләнеп эчтем. Чишмә белән сөйләшеп, эч бушаттым да, тагын килүем турында сүз бирдем. Чишмә белән саубуллашып, авылга юл тоттым. Өйгә кайтып кереүгә, мама каршы алды, "карале, нинди эре җиләкләр җыйгансың"- дип үссендереп җибәрде. Әйе, җиләге эре, шуңа тиз җыеп тутырдым чиләгемне дидем. Мама миңа карап торды да, "Кызым, син яшәреп киткәнсең ахры!?"- дип сорап куйды. Мин елмаеп аңа, "Әйе, яшәртә торган чишмә таптым. Шул чишмәнең суын эчтем, теләкләрем теләдем, яшәртевен сорадым" дип шаярттым.
Шулай да, көзге каршына килеп үземне күрәсем килде. Нәкъ шул вакытта, будильник шалтырады. Менә сиңа мә!... Юкса, мин өнемдә түгел, төшемдә чишмә белән серләшкәнмен, татлы суын эчкәнмен икән бит. Иии, белсәгез иде, аңың рәхәтлеген. Сөйләп аңлата торган түгел... Сезгә дә матур төшләр керсен, матур итеп яшәргә язсын, дусларым!
Роза Галкина фотосы
Нет комментариев