1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан барыгызны да 1 октябрь көнне «Җыру әйтәм, тыңлагыз» дип исемләнгән зур күңелле караоке кичәсенә булачак.
Караоке кичәсендә 2 көчле команда Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан «Чулпы» һәм Балтач районы Югары Субаш авылыннан «Туганай» – үзара җыру әйтүдә сынашачаклар.
Бу бәйрәм – бергә җыелып, аралашып, яраткан җыруларыбызны искә төшерү өчен менә дигән. Өлкәннәребезгә җылы сүзләр әйтеп, керәшен җырларын бергә башкарабыз. Караоке – бу җыр гына түгел, ә аралашу мәйданчыгы да.
Үзегез белән әби-бабагызны, әти-әниегезне, өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм дусларыгызны алып килегез. Алар өчен бу кичә бигрәк тә күңелле һәм истәлекле булачак.
1 октябрь көнне, 15:00 сәгатьтә Җырчы Җәркәү җортында (Казан шәһәре, М.Худяков урамы, 11 йорт) күрешик.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев