Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Кабан Бастырык авылындагы чишмә, елга атамалары

Зәй районының Кабан Бастырык авылындагы атамалар белән Анастасия Шәймәрданова таныштырды.

Сарман районының Күк тәкә авылы тирәсеннән урманнан Кабан елгасы агып килә. Борынгы картада Кабан елгасы дип аталса, хәзер ул Татар суы дип йөртелә. Алабуга ягындагы Олы Елау һәм Айталан авылларыннан безнең әби-бабайлар күченеп килгәнче, биредә ислам динендәге татарлар яшәгән. 

Чүмеч чишмәсе бар. Суын чүмеч белән генә алырлык тирәнлектә булганлыктан, аны шулай атаганнар.

Сарман районының Мостафин авылы тирәсеннән башланып, безнең авылга агып килгән елганы Бастырма елгасы дигәннәр. 

Бастырма елгасының уң як ярында Олы чишмә бар, ул таудан шаулап агып чыга. Авыл халкына суын алырга җайлы булсын дип, аны елганың сул як ярына чыгардылар.

Шулай ук, Чүк чишмәсе дә бар, хәзер ул Николка чишмәсе дип тә атала, чөнки аны Николай Сидоров төзекләндереп, матурлап куйды.

 

Тагын таудан ургылып агып чыга торган Поп чишмәсе бар. Ул чиркәүгә якын. Аны да торба сузып авылыбыз халкына суын алырга җайлы булсын өчен Бастырма елгасының сул як ягына чыгардылар. Кач ману төнендә священникларыбыз суны шунда аруландырганнар, хәзер дә авылыбызда Качману төнендә суны шунда аруландыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев