Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Элгәре керәшеннәр ничек сөйләшкән?

1876 елда Казан император университеты типографиясендә басылган сүзлектә урын алган керәшен сүзләренең кайберләрен бирүне дәвам итәбез.

Ул заман керәшеннәре сөйләмендәге сүзләргә, аларның әйтелгәнчә язылышына да игътибар итегез. Үз ягыгызда хәзер ичек сөйләшәләр, анысын да чагыштырып карагыз.

Дӧнья – дөнья, теге дӧнья (үлгәннән соңгы...);
Дурчмак – өстенә каймак, күкәй яки эремчек ягылган ак ипи;
Дяу – зур Жаҥгыз – ялгыз;
Жаҥгыр – яңгыр;
Жаннык – җәнлек;
Жанчык – акча янчыгы, кошелек;
Жапрак – яфрак;
Жаратыучы – Алла;
Жаргыч – кул тегермәне;
Жарка – агач яркасы;
Жарлыка – кичер;
Жастык – озын, зур мендәр;
Жау – яу;
Жаучы – димче, яучы;
Жепяк – ефәк;
Жете – үткен;
Жилдырга – чаңгы;
Жилкинү – ачу чыгу;
Жиҥеш– көрәш;
Житешлек – муллык;
Жолу – азат итү;
Жолдоз, жондоз – йолдыз;
Жолыучы – коткаручы;
Жолоку – йолку;
Жоморо – йомры, түгәрәк;
Жомак – оҗмах;
Жоморко – күкәй (таза жоморко – яңа салынган күкәй; чябершек жоморко– бозылган күкәй);
Жӧряк – йөрәк;
Жӧйляӱ – тегеп кую;
Жубык – тую;
Жугартын – өстә;
Жугарыгы – Алла;
Жуклык – хәерчелек;
Жумалаулык – ялагайлык;
Жумачы – икейөзле;
Жумба – налим балыгы;
Жургат – юрга ат;
Жуйылу – югалу; Жыгыш – көрәшү;
Жылга – елга яры.

Башы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев