Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Элгәре керәшеннәр ничек сөйләшкән

Без Казан император университеты типографиясендә 1876 елда басылган сүзлектән кайбер сүзләрне генә бирергә булдык.

Йөз кырык алты ел элгәреге керәшеннәр сөйләме хәзерге карендәшләребез теленнән күпмегә аерыла? Туган телебездә сөйләшүче башка халыклар белән тел аермалыгы зур булганмы? Ул заманда карендәшләребез теле башка халык сүзләре белән чуарланганмы? Болар хакында фикер йөртеп нәтиҗә ясауны чын галимнәребезгә калдырабыз. Ә без бары тик Казан император университеты типографиясендә 1876 елда басылган сүзлектән кайбер сүзләрне генә бирергә булдык. Теләсәгез, үзегез чагыштырып карагыз...

Äбей (әбей) – әби;
Агапый – Агафья;
Агартыӱчы – динне төшендерүче, белем бирүче;
Агаччак – бәләкәй агач;
Адарыну – ант итү;
Äдят (әдәт) – гадәт;
Äжял (әҗәл) – үлем,
Азаб – тәмугта җәзалану;
Аиб – гаеп;
Аклашыу – ярәшү;
Акры – ахры;
Äкямят (әкәмәт) – кызык; гаҗәп, äкямят кюр – кызык күр;
Алабота – алабута; Äлсез (әлсез)– көчсез;
Алымсак – ришвәтче;
Äляк (әләк) – яла ягу;
Äлям (әләм) – флаг;
Äмял (әмәл) – чара;
Äней, äнекей (әней, әнекей)– әни;
Апанас – Афанасий;
Арыу – чиста, изге, иҥ арыу – пресвятый (изге Мария турында);
Арышынна – аршын белән үлчә;
Астар – сүрәкә;
Äр (әр) – һәр;
Äрепляшеӱ (әрепләшү) – бәхәсләшү, ызгышу;
Äркяняй (әркәнәй) – архиерей Äулея (әүлия) – изге;
Äӱäлеге (әүәлеге)– элгәреге, борынгы;
Ашамсра – бераз капкала;
Äшяке (әшәке) – тузган, начар, алама;
Айбагар – көнбагыш;
Äйтемсря (әйтемсрә) – бераз сөйләш;
Ачарбак – комсыз;
Багыт – вакыт;
Балауыз – балавыз;
Балчырак – пычрак җир;
Баткалак – сазлык җир;
Батман – үлчәү берәмлеге;
Башыру – табыну, баш ию.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев