Екатерина Яковлева бала туу йолалары белән таныштырды
Питрәч районының Янсуар авылыннан Екатерина Яковлева бала туу белән бәйле йолаларны, үз якларындагы кендек әбиләре турында язды.
Керәшеннәрдә борынгыдан ук кеше тормышындагы өч вакыйгага зур мәгънә биргәннәр. Кешенен ин зур бәйрәмнәрне — туу, гаилә кору, үлү торган. Бу вакыйгаларда керәшеннәр тирән мәгънәле йолалар башкарганнар. Кызганыч, аларнын күбесе югалып та бара.
Элгәре бала тууга бәйле йолаларда бөтен эшне, баланы кабул итеп алучы, өлкән яшьтәге кендек әбиләре башкарган, бала туган гаиләдә аларга аерым кадер — хөрмәт күрсәтелгән.
Безнен авылда (Янсуарда) беренчеләрдән булып кендек әбисе Китек Марҗый исемле әби булган. Аларнын өй урыннары, Янсуар урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән Чернов Андрей Яковлевичлар нигезе булган. Аннан сон бу эшкә Кәвәл тыкырыгындагы Пыртык Мөтрей әби (Захарова Матрена) алынган.
Бала табасы хатын бәбиләр алдыннан бер — ике көн алдан кендек әбисенә үзе бара. Әби аны үзе карап, күзәтеп тора. Тулгак тота башлагач, әби үзе килә. Кендек әбинен төп әйберләре: җылы су белән сабын була. Бәбиләгәч, баланы ана янына салалар. Алар янына беренче булып әти кеше керергә тиеш булган.
Кендек әбисе баланын кендеге төшкәнчегә кадәр, карау өчен, еш кына шул йортта калган. Җиде көн узгач, төшкән кендекне яхшылап юганнар, киптергәннәр. Бала борчылганда, эче авыртканда, кипкән кендекне суга салып торып, шул суны балага эчертә торган булганнар. Бала тынычланган.
Кендек әбинен тагын төп эше булып эч сылау булган. Эчне сылап, эчне урынына урнаштыру булган бу.
Йола буенча, бер-ике көннән бәби мунчасы ягылган. Ходай шифалы иткән мунчада бала белән ананы кендек әбисе каен себеркесе белән юып чыгара. Бу эшләре өчен әбигә «кул җилеше» бирелгән. Ул вакытта авыр заманнар, ач ятучылар да булган. Шуна күрә туганнары, күршеләре аш алып килеп сыйлый торган булганнар. Бәби ашы китерү шул авыр заманнарда килеп чыккан. Бала табучынын анасы (җырак әби була) бик дәрәҗәле кунак булып саналган. Ул оныгына кечкенә мендәр, юрган алып килгән.
Кырык көнгә кадәр баланы чумылдырганнар. Үз авылында булмаса, күрше авыл чиркәвенә алып бара торган булганнар. Безнен авыллар Рус. Казысы чиркәвенә алып барганнар.
Күренергә генә дип килгән шактый гына хатыннарга өендә дә бала таптырырга туры килгән «кендек әбигә».
Мөтрей әбигә килене Үкчей әби булыша торган булган. Соныннан чумылдыру, эч сылау эшләрен Укчей әби башкарган. Кызы Анна түтей (Максимова Анна) дә ярдәм итә торган булган аларга. Безнен авылда Пыртык әбиләр өе, изге урын булып тора иде. Балалар чумылдыру, Качману да шул өйдә булган.
Алиса Ахметшина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев