Ленино авылында узган гражданнар җыенында Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский, район башлыгы урынбасары, Яңа Чишмә районы прокуроры һәм тагын бик күп җитәкчеләр катнашты.
Җыен алдыннан махсус хәрби операция барышында һәлак булган В.А.Чистяковка истәлек тактасы ачылды. Митингка махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Мария Александровна Чистякова, аның абыйлары, сеңлесе һәм туганнары чакырылган иде.
Җыенда Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина чыгыш ясады. Ул 5 ел эчендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде. Чара барышында халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, аларга прокурор һәм Егор Александрович җавап бирделәр.
Нет комментариев