Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Чүк, Тройсын — йөз ел элек

Казан керәшен педагогия курслары тыңлаучыларыннан берничәсенең 2021 елгы язмаларыннан Чүк һәм Тройсынга кагылышлы өзекләр.

Педтехникумның I курс тыңлаучысы Иван Никитин Лаеш кантонының Кадрәк волостендагы Иванай авылында җәйге бәйрәм булган Тройсын турында язган. Ул Чүктән соң бер атна үткәч оештырылган. «Бу — керәшеннәрнең иң күңелле бәйрәме. Аның беренче көнендә сарык тәкәсе чалалар. Төшкә кадәр егетләр яулык җыялар. Төштән соң атлар чабышы башлана. Бу бәйрәм өч көн дәвам итә» дигән юллар бар иншасында. 
Аның курсташы, шул ук авылдан Алексей Яковлев та Чүкнең халык бәйрәме икәнен телгә алган: «Бәйрәмгә барлык авыллардан да кунаклар — яшьләр һәм картлар килә. Бәйрәмнең беренче көнендә рекрутлар яшь хатын-кызлардан яулык җыялар. Кич белән ул яулыкларны атларның ялына бәйлиләр. Шул кичне яшьләр бер тыкрыкка җыелып, түгәрәк уен уйныйлар, җырлыйлар».

Казан керәшен педагогия курсларының тыңлаучысы Татьяна Рашева иншасыннан күренгәнчә, Лаеш кантонының Келүчишче волостендагы Янсуар авылы кешеләре Тройсында атна буе диярлек бәйрәм итәләр. Болынга чыгып чәчәкләр җыялар. Тройсын көнне елаг буена барып, суга тасмалар агызалар. Ә Тройсынга кадәр кич атнада (четверг) Симек бәйрәме уздырыла. Олысы да, кечесе дә кырга, олы юлга чыга, икегә бүленеп, атлар чабышы башланганны көтәләр. Атларның ялларын бистәрләр белән бизиләр. Кыр уртасына колга утыртып, аңа бистәр бәйлиләр. Чабышта беренче килгән атка шул бистәрне бирәләр.

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казханских кряшенских педагогических курсов» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев