«Бишеккә - кызыл тасма»: бала туу йолалары
Кукмара районыннан Светлана Яковлева да бала тууга бәйле йолаларны искә алып, үзенең беренче тапкыр әни булуын сөйләде.
– 90нчы еллар. Беренче балам тууга бәйле истәлекләр, роддомнан кайтканым гомергә онытылмый... Элек телефоннар юк. Без больницадан чыгасы көнне иремне шактый вакыт көтеп торырга туры килде. Ул роддомнан улыбыз белән мине алып кайтырга машина эзләгән. Без иремнең ике энесе белән бергә яши идек. Алар без кайтуга мунча яканнар, өйне чиста итеп җыйганнар. Иремнең туганы, Кәти тәтә килеп, безнең кайтуга табын әзерләп куйган. Шул көнне баланы мунчада юындырдык. Үзем юындырырга батырчылык итмәдем, курыктым, ирем юындырды. Изге теләкләремне теләп тордым. Ирем, беренче улы туу шатлыгыннан, балта остасы Алексей дәдәйдән агач бишек ясатты. Ике улым да шул бишектә үсте. Кирәк булганда, бишекне авылдашларга да биреп тордык. Әти-әниләр, беренче оныкларын күрергә килгәч, бишеккә кызыл тасма бәйләп куйдылар. Чит кешенең күзе бәбигә түгел, ә кызыл тасмага төшсен дип. Шул тасма хәзер дә бишектә эленеп тора. Ә мендәр астына кечкенә генә кайчы куйдык. Бәбигә башлыкларны күп итеп әни үзе текте. «Яңа туган баланың баш түбәсе ачык булырга тиеш түгел. Ябылган булса, ул рәхәтләнеп йоклый, тыныч була», дип әйтә торган иде әни. Балага 40 көн тулгач, йола буенча чәчен алдык һәм пичкә яктык. Бу мөһим эшне йола буенча папасы башкарды. Улыма 40 көн тулгач, бәби котларга дип, авыл халкы кунакка төште».
Бу йолаларның күбесе, вакытлар узу белән, үзгәрешләр кичерсә дә, аларның төп мәгънәсе — яңа туган баланы һәм аның әнисен саклау, аларга бәхетле тормыш теләү, гаиләнең дәвамлылыгын тәэмин итү — һәрвакыт сакланып калган.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев