Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Бала туу йолалары: авызландыру, атасының күлмәгенә төрү

Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Надежда Юмагулова язмасы.

Баланы махсус кендек әбисе кабул иткән. Ул кендеген кискән, бәйләгән, сабыйны юындырган. Яңа туган баланы атасының күлмәгенә төргәннәр. Моның мәгънәсе: бала атасына якын, сөйкемле булсын өчен. Кендек әбисе сабыйның авызына бал яки май сөрткән, шулай итеп аның тормышы «татлы», бәрәкәтле булсын дип теләгән.

Кайбер авылларда балга караганда, май кушылган чәйнәлгән ипине чүпрәккә төреп, сабыйга имәргә биргәннәр. Шулай итеп: «Ипиле-тозлы бул, тауфиклы бул...» — дип фатиха биргәннәр.

Бала тугач яки икенче көнне махсус мунча якканнар. Мунча суынгач, кендек әбисе ана белән баланы юындырган. Бу хезмәт өчен кендек әбисенә  бүләк биргәннәр: сөлге, тукыма яки акча.

Усыда да бу йола бар, дип беләм. Минем мама үзебезнең туганнарның күбесенең бәбиләрен беренче булып «бәби мунчасы» кертте һәм кертә. Әлбәттә минем балаларны, минем оныкны да беренче булып мунчада юды.

Туганнан соң беренче көннәрдә күрше-күлән, туган-тумача хатын-кызлары яшь ананы күрергә кергәннәр. Алар ботка, ипи-көлчә, каймак һәм башка ризыклар алып килгәннәр. Ышану буенча: күбрәк хатын-кыз килсә, ананың сөте дә күбрәк булыр дип саналган. Иң хөрмәтле кунак — ананың үз әнисе булган. Беренче балага ул сабый өчен кирәк-яраклар: юрган, мендәр, бизәкләр алып килгән.

Крәшеннәрдә исем кушу чумылдыру йоласы аша үткәрелә. Чумылдырудан соң өйдә бәйрәм табыны — «бәби туе» яки «кечтинә» үткәрелгән, анда туганнар һәм күршеләр чакырылган.

Яңа туган баланың беренче 40 көне иң куркыныч чор дип санаганнар. Баланы «күз тиюдән» саклар өчен чит кешеләргә күрсәтмәгәннәр. Бишеккә миләш ботагын бәйләгәннәр — алар явыз рухларны куа дип ышанганнар. Беренче күлмәкне (кечек күлмәге) иске тукымадан тегү йоласы булган — бу им-том буларак хезмәт иткән.

Керәшеннәрнең бала туу йолалары бүген дә саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев