9 октябрь 2025 яңалыклары
-
ВИДЕО: Олег Фазылҗановның «МИН-ҖАН-ТУФРАК» спектакле турындагы фикерләре
“МИН-ҖАН-ТУФРАК” музыкаль спектаклендә төп рольләрдә уйнаячак Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов спектакль турында фикерләре белән уртаклашты.
-
Түбән Юшадыда урам сәхнәсе янын төзекләндергәннәр
Минзәлә районының Түбән Юшады авылында урам чаралары өчен махсус сәхнә урнаштырылган иде инде. Бу көннәрдә аның янында эшләрне дәвам иткәннәр.
-
Яңа Илектә «Керәшен юллары» фестиваленә йомгак ясалды
Бакалы районының Яңа Илек авылы мәктәбендә үткәрелгән «Керәшен юллары» фестивале керәшеннәрнең бай мирасын саклау һәм үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора.
-
Икенче әни
Сарман районының Алан авылыннан Роза МУСИНА (ТУМРЕЕВА) икенче әнисе Елизаветаның якты истәлегенә багышлаган язмасы.
-
Һәр йортта көтеп алынган кунаклар
9 октябрь — Бөтендөнья почта хезмәткәрләре көне. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре артканнан-арта бара. Кәләй авылыннан Эльмира Смирнова белән Мәләкәстән почтальон Любовь Асылгәрәева да шушы һөнәр ияләре.
-
Язучылар съездындагы төп өч вакыйга
3 октябрьдә Татарстан язучылар союзының чираттан тыш съезды булды. Ул Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Николай Иванов катнашында узды.
-
Татарстанда ягулыкка бәяләр кискен артты
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, АИ-92 бензинының бәясе 9 сентябрьгә 57,58 сумга күтәрелгән – 1 атна эчендә ул 1,5 сумга арткан. Ә АИ-95 маркалы бензин 1,8 сумга артып, 62,11 сумга җиткән.
-
Октябрь аеның беренче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 19нчы (551) санына кыскача күзәтү.
-
Татарстанда мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләү тәмамланды
Гомуми мәйданы 11 205,16 кв. м булган 49 мәшгульлек үзәген ремонтлауга 833,6 млн сум бүлеп бирелгән.
-
Олы Тәрбиттән Валентина Карлова республика яшь экскурсоводлар конкурсында җиңде
«Ак Барс Созидание» хәйрия фонды яшь экскурсоводларның республикакүләм V «Мәрхәмәтлек маршрутлары» конкурсына йомгак ясады.
-
Балан мең чирдән дәва
Балан — иң файдалы үсемлекләрнең берсе. Элек-электән әби-бабаларыбыз аны ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланган.