Һәр йортта көтеп алынган кунаклар
9 октябрь — Бөтендөнья почта хезмәткәрләре көне. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре артканнан-арта бара. Кәләй авылыннан Эльмира Смирнова белән Мәләкәстән почтальон Любовь Асылгәрәева да шушы һөнәр ияләре.
Әлмәт районының Кәләй авылы почтальоны Эльмира Смирнова Түбән Кама шәһәрендә катнаш гаиләдә туып-үскән. Мәскәү икътисад гуманитар институтының Түбән Кама филалын тәмамлап, үз һөнәре буенча Әлмәт шәһәренең районара салым инспекциясе бүлегендә 13 ел эшли.

Шушы райондагы Кәләй авылының Иван исемле егетенә кияүгә чыгып, бала тапкач, эшеннән китә. Авылда алар хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәләр. Ә инде 2021 елдан башлап авылда хат ташучы хезмәтенә керешә. Авылда озак еллар бу урынга кеше тапмаганнар, килгәннәре дә озак тормый, китеп барганнар.
«Беркөн шулай авылның социаль челтәрләрдәге төркемендә, халыкның үзара, хат ташучы юклыгыннан зарланулары турында укыгач, белдерүне дә күргәч, тиз генә шалтыраттым да, эшкә урнашырга теләгем барын белдердем. Икенче көнне үк эшли дә башладым. Хезмәтемнән бер дә зарланмыйм, минем карамакта — ике авыл: Кәләйдә — 560 йорт, Сабанчыда —140. Ике авылга барлыгы100 кеше пенсия акчасы ала. Газета-журналларга язылу буенча бер дә уңайсызлыклар килеп чыкканы юк, барысы да теләп язылалар, «Туганайлар» газетасын алдыручылар да шактый. Бик җайлы, атнага өч тапкыр почтаны өйгә китереп бирәләр, аны тиз арада таратырга тырышам. Кемгә дә булса посылка килгәндә, алырга тиешле кешесенә шалтыратам. Субсидияләр, пенсияләрне көнендә үк машина белән өләшәм. Җәй көннәрендә почтаны ирем белән бергәләп сәпитләргә утырып таратабыз. Гаилә белән аңлашып, бер-береңә булышып яшәү — зур бәхет», — дип сөйләде Эльмира.
Интернет заманасы булса да, Эльмира сирәк булса да хат язышучылар да, открыткалар җибәрүчеләр дә барлыгын әйтте.
«Хат ташучы булып, күбрәк, олырак яшьтәгеләр урнаша. Яшьләргә хезмәт хакының күбрәк булуы кирәк. Җаваплылыктан, халык белән аралашудан куркалар. Ә өлкәннәр арасында аралашуга мохтаҗлары була. Әби-бабайлар белән сөйләшкәч, аларның йөзләре нурланып китә. Күзләрендә өмет чакылары кабына. Моны күрү үзем өчен дә зур сөенеч. Әлеге хезмәтнең үз кыенлыклары бар: һава торышының нинди булуына карамастан, үз эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Әйткәнемчә, эшебез газета-журнал өләшеп чыгу белән генә чикләнми: «заказной» хатларны илтеп бирү, пенсия акчасы тарату, коммуналь хезмәтләргә һәм башка төрле түләүләрне җыю. Андый чакларда вакыт белән исәпләшмисең инде. Өйгә бик соң кайткан вакытлар да була. Ничек кенә булмасын, эшемне яратып башкарам. Хәзерге вакытта әлеге һөнәрне сайлаучылар күп түгел, авылларда хат ташучылар җитми», — диде сөйләшүебез ахырында Эльмира.
Тукай районының Мәләкәс авылындагы яшәүче Любовь Асылгәрәева — почта җитәкчесе дә, хат ташучы да.
— Декрет ялыннан соң эш караштыргалаганда, авылыбызның почта бүлегендә почтальон урыны буш икәне ачыкланды. Эшләп карыйм дип кенә килгән идем, инде ун ел үтеп тә китте. Бераз почтальон булып эшләгәннән соң, бүлек җитәкчесе китеп барды, аның урынында калдым. Башта бик курыккан булсам да, анысына да өйрәндем, әкеренләп кереп киттем, — дип сөйли башлады үзе хакында Любовь Николаевна.

Любовь Николаевна — үз эшен җиренә җиткереп, авылдашларының җылы сүзен ишетеп эшләүче почта хезмәткәрләреннән берсе. Аның халыкка эчәр судай кирәкле хезмәтен күз алдына китерү өчен, бер эш көненә күз салыйк. Ул һәр көнне иртән, сәгать сигезгә почтага килеп, компьютерын кабыза, кеше җыелганчы, әзерлекне тәмамлый. Аннары, төрле хезмәтләр өчен түләү квитанциясе күтәреп, халык килә башлый, Любовь аларны кабул итә, заказлы хатларны ияләренә тапшыра. Газета-журналларны таратырга дип, олы сумкасына тутыра. Ә төштән соң, авыр сумкасын иңенә асып, авыл буйлап китә.
— Читенлекләре булса да, эшем бик ошый. Кеше белән аралашырга яратам. Почта таратып йөргән чакта авылдашларымның елмаеп каршы алулары, сөенүләре, хәл-әхвәл белешүләре күңелләрне күтәрә, йөрәккә май булып ята, — ди көннең беренче яртысында — җитәкче, икенче өлешендә хат ташучы булып эшләүче Любовь Асылгәрәева.
Кемнәр элгәредән газета-журналларны күпләп алдырган, алар һаман да шулай язылуларын дәвам итәләр, яратып укыйлар. Өйләренә алты-җиде газета-журнал китертүчеләр дә бар, — ди ул.
Чынлап та, хат ташучылар — мактаулы да, катлаулы да хезмәт ияләре. Почта сумкасында газета-журналлар йөртеп, авылдашларына шатлык өләшкән бәхетле мизгелләре дә, ә кемнәргәдер күтәргесез кайгы хәбәрен илтергә туры килгән авыр чаклары да була аларның. Ялгыз гомер итүче олы яшьтәгеләрнең ярдәмчесе булуларын да исәпкә алсак, бүгенге көн хат ташучысы — авылның тоткасы, дияргә дә буладыр.
Почтальоннар — һәр өйдә көтеп алынган кунак, дип юкка гына әйтмиләр. Хат ташучының газета-журналлар, исәп-хисап язулары салынган зур сумкасын күргәч, чыннан да, иң ерак туганыңны күргәндәй, кәефләр күтәрелеп китә. Почтальон бер-ике көн күзгә чалынмый торса, халык юксына башлый. Кар-бураннан, көчле яңгырдан, җил-давыллар да курыкмаучы, олы хөрмәткә лаек кешеләр алар — хат ташучылар.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев