Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Октябрь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 19нчы (551) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Туганайлар» — юлдаш, сердәш». Бу подписка рекламасын укысагыз, керәшен кешесенең ни өчен «Туганайлар»га язылырга тиешлеген белерсез. Мамадыш ягы кызы, Казанда яшәүче Нина Низамиеваның (Николаева) бакча уңышын ничек җыеп бетерүе турында да яздык.

2нче биттә «Туганайлар» газетасы чыга башлауга 23 ел тулу уңаеннан баш редактор Юлия Губинаның мәкаләсе урын алды. 21-31 октябрьдә Җәкәү йортында Башкортстандагы карендәшләребезнең ункөнлеге уздырылачагы турында да хәбәр ителде. «Кыскача» рубрикасы Татарстан һәм илебез икътисадындагы, халык тормышындагы яңалыклар белән таныштыра.

3нче биттәге «Язучылар съездындагы өч төп вакыйга»га игътибар итми калмагыз. Туй уздыру өчен 100 мең сумлык сертификатка керәшеннәрдән кемнәр ия булганын да яздык. 

4нче биттә — Җәкәү йортындагы «Җамагат учагы» концертында Балык Бистәсе, Кайбыч, Питрәч, Казан, Түбән Кама ягыннан килгән талантлы гаиләләр чыгыш ясады.

5нче биттәге язмаларның берсендә Кытай, Куба, Нигерия студентларының Кайбыч якларында кунак булуы турында язылды. Бу биттә, шулай ук, Алабуга районының «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле, аның җырчылары иҗаты турындагы язма да бар.

6нчы биттә — Сарман ягындагы Алан халкының чиркәү төзергә җыенуы турында язылды. Аланлылар Ходайга җараулы изге эштә барлык карендәшләр дә ярдәм итәр дип өметләнә. Колбагыштагы һәм Янсуардагы карендәшләрне нәрсә бәйли? «Йоласына туры китереп, кыз озаттылар» язмасына күз салгач, аңларсыз.

7нче бит, тулысынча, Өлкәннәр көненә багышланган язмалардан тора. Мөслим районындагы Яңа Усы мәктәбе укучыларының үз әби-бабайлары турында язган хатлары бирелде. Җәкәү йортындагы «Җыру әйтәм, тыңлагыз» караоке-кичәгә кагылышлы язма да куелды.

8нче биттә — «Керәшенчә винегрет»ның режиссёры Евгений Максимов белән әңгәмә. Рецептлар, киңәшләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев