3 июль 2025 яңалыклары
-
Россиядә мәктәп формасын көйли торган ГОСТ кертелде
Россиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә мәктәп формасын көйли торган ГОСТ кертелде. Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы (Росстандарт) мәктәп укучылары киеменә карата техник һәм эстетик таләпләрне билгели торган документ бастырып чыгарды.
-
Кассель клубы – район халык иҗаты фестивале җиңүчесе
Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының «Кассель үзәкләштерелгән клуб системасы» мәдәният учреждениесенең җиңүче булуын шатланып хәбәр иттеләр.
-
«Питрау түгәрәк уены-2025» фестивалендә 50дән артык керәшен ансамбле катнашачак
«Түгәрәк уен» фестивале Питраудагы төп мәйданнарның берсендә уза. Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында оештырыла торган Питрау бәйрәмендә быел 50дән артык керәшен фольклор коллективын күреп булачак.
-
Якты Күл паркында «Буыннар белсен һәм хәтерләсен» дигән патриотик чара узган
1 июль Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне буларак билгеләп үтелде.
-
Никифор Тукмачев иҗаты: «Керәшен туганыма»
Никифор Тукмачев тумышы белән Зәй районының Югары Баграж авылыннан. Бүгенге көндә Түбән Камада гомер кичерә. Бу танылган керәшен шагыйре тугызынчы дистәсенә аяк бассса да, хисләргә бай күңелендә шигырь уты дөрли.
-
Казанда керәшен егетләрен солдатка озатуга бәйле традицияләр күрсәтелде
2 июль кичендә Казанның М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, «Тормыш агачы» («Древо жизни») проекты кысаларында, Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары буенча күңелле фестиваль уздырылды.
-
Надежда Токранова: «Керәшенлек – ул канга сеңгән... Ул я бар, я юк»
Казан шәһәренең Осиново мәктәбе укытучысы Надежда Токранова актив карендәшләребезнең берсе. Керәшенчә марафонда, төрле конкурслар, конференцияләрдә катнаша, шигырьләр яза.
-
Эремчекле кабартма (пончик) рецепты
Эремчекле кабартма рецептын тәкъдим итәм. Аны шулай ук «Казан кабартмасы», ә балалар телендә «пончик» дияргә була.