Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев иҗаты: «Керәшен туганыма»

Никифор Тукмачев тумышы белән Зәй районының Югары Баграж авылыннан. Бүгенге көндә Түбән Камада гомер кичерә. Бу танылган керәшен шагыйре тугызынчы дистәсенә аяк бассса да, хисләргә бай күңелендә шигырь уты дөрли.

Керәшен туганыма
Кулъяулыкларыңның, әй, ап-агын
Түш кесәләремдә сакладым.
Дөньяларны гиздем, дуслар таптым,
Синнән якыннарны тапмадым.
Утарларда туган, әй, атың бар,
Базарларда йөрер хакың бар.
Кимсенмә, туганым, әй, кимсенмә,
Керәшен затың, горур халкың бар.
Суда аккан бозлар, әй, сал түгел,
Дөнья малкайлары мал түгел.
Әй, туганкайларым, сезнең өчен
Газиз җанкайларым жәл түгел.
Синнән башка, әй, ашлар ашамам,
Синнән башка җырлар башламам.
Ходай гомерләрне биргән булса,
Туганкаем, сине ташламам.

Пар күбәләк
Ак күбәләкләр кундылар
Бакчамдагы гөлләргә.
Төштә пар күбәләк күрдем,
Булыр икән ниләргә?

Ак күбәләкләр парларын
Ак бәхеткә күмәдер.
Күбәләкләр гомеренең
Кадерләрен беләдер.

Күбәләкләр парын таба
Шул кыска гомердә дә.
Инде безнең йөрисе юк
Парлашып гомергә дә.

Гөлләр сулыр, без - ялгызлар -
Күбәләк булып кунсак.
Кавышалган булыр идек,
Без күбәләкләр булсак.
 

Яшьлегемә кайткан кебек
Кашка тау читтән күренә,
Тау астында елгасы.
Безнең авыл урманында
Бу елганың су башы.

Кайчан гына бу тауларда
Чияләр өзгән чаклар.
Кайчан гына бу инештә
Балыклар сөзгән чаклар.

Кайчан гына аланнарда
Җиләк эзләгән чаклар.
Кайчан гына Питрауларда
Кызлар күзләгән чаклар.

Бер ауныйсы килә ятып,
Алан чирәмнәрендә.
Җитәме соң безнең якның
Питрау чибәрләренә.

Күңел һаман унҗидедә,
Йөздә сырлар ятса да.
Яшьлегемә кайткан кебек
Питрауларга кайтканда.

Белмисез дуслар, белмисез,
Җанымны ни телгәнне,
Питрауларда күрәлмәдем
Иң беренче сөйгәнне.

Никифор Тукмачев, «Гомерем Питраулары» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев