Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда керәшен егетләрен солдатка озатуга бәйле традицияләр күрсәтелде

2 июль кичендә Казанның М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, «Тормыш агачы» («Древо жизни») проекты кысаларында, Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары буенча күңелле фестиваль уздырылды.

Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы булган 2025 елда «Тормыш агачы» проектын тормышка ашыру йөзеннән, ике зур фестиваль оештырыла. Аның берсе — 2 июльдәге «Идел буе халыкларының ир-егетләрен солдатка озатуга бәйле йолалары һәм традицияләре», икенчесе — 6 августта уздырылачак «Төп йортның йолаларда чагылышы».

2 июльдәге халыклар фестивальдә керәшен, татар, рус, удумурт, мари, башкорт һәм башка милләт вәкилләре катнашты. 

Керәшеннәрнең солдат озатуга кагылышлы җырулы йолаларын «Чулпы» (Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы) һәм «Нардуган» (Теләче районының Субаш авылы) керәшен халык фольклор ансамбльләре күрсәтте. Бу кичне «Чулпы» һәм «Нардуган» солистлары берләшеп, җыелма ансамбль буларак — керәшен җорты янында тукталган халык каршында, ә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле (җитәкчесе — Ләйсән Абакаева) фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясады.

Паркның амфитеатрны хәтерләткән мәйданына керүгә, керәшен милли киемле хатын-кызлар күзгә ташланды. Алар мастер-класслар оештырылган өстәлләрнең берсе янындагы кешеләргә нидер аңлаталар иде. Якынрак килгәч, араларыннан Лариса Кибякованы күреп алдык. Тамакса таккан, яулыгын заманча итеп артка чөеп бәйләгән Лариса чигүле кулъяулыклар куелган, чәчәк үрнәге төшереп киергегә тарттырылган тукыма тоткан бер кызчыкка ничек чигәргә икәнен күрсәтеп тора. Кыз бала үзе дә, әнисе дә останы бирелеп тыңлыйлар. Ларисаның бераз бушаганын көтеп тордык та, сүз каттык.

— Ике ансамбльдән дә җыручылар килде. Элек Алан-Полянда әбиләрдән торган «Алан» фольклор ансамбле бар иде, хәзер ул әбиләр юк инде. Ә мин «Алан» балалар фольклор коллективы җыйдым. Авыл клубында 20 ел эшлим, инде өченче партия алмашына. Бүген Казанга шул ансамбльдән I курс студенты Вероника Плотникованы һәм 8нче класка күчкән Вадим Федотовны алып килдем. Кызыл Йолдыз авылындагы «Чулпы» ансамбленнән — Степанида түтей белән икебез. Без бүген театральләштерелгән некрут озату күренешен тамашачыга күрсәтәбез. Мастер-класска килгәндә, солдат кулъяулыгы чигәргә өйрәтәбез. Ул безнең якта — элеккедән килгән гадәт. Әле Вадимның абыйсы армиягә киткәндә дә чигеп бүләк иттек. Монысы — Верониканың әтисе Николай армиягә киткәндә әнисе Ирина бүләк иткән кулъяулык. Инде икесе дә 50нең өске ягында. Николай солдатка киткән вакытта алар әле дуслашып та йөрмәгәннәр. Безнең авылда һәр кыз солдатка китүче егеткә чигүле кулъяулык бүләк итә, — дип сөйләде «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Алан-Полян һәм Кызыл Йолдыз авыллары клублары мөдире Лариса Кибякова. 

Лариса белән сөйләшкәннән соң, түрдәге керәшен җортында да тукталдык. Милли киемле карендәшләр каршы алып, керәшен йортының бизәлеше белән таныштырды. 

— Бүген ансмабльдән унбер кеше килдек. Бу фестивальне без, үзебезчә итеп, «Ыру агачы» дип сөйләшәбез. Керәшен җортының түренә ике башлы бистәр элеп куйдык. Киндердән сугылган ул бистәр күптәнге инде. Тәре алдына эленә торган тәре алъяпкычының бизәкләре дә үзгә. Җортны әйләндереп эленгән чигүле кашагалар да борынгы әбиләрдән калган, — дип, барысын да күрсәтә-күрсәтә сөйли башлады «Нардуган» ансамблен оештыруда янып йөргән, 40 елга якын шул ансамбльдә җырлап йөрүче Зоя Павлова. — Безнең керәшеннәр — кунакчыл халык. Табынга гына күз салыгыз: элек безнең әбиләр дә яратып пешергән кабартмалар, түгәрәк күмәч, пирәмәчләр, үзебезнеке генә булган рецепт буенча пешерелгән тавык.

Ул да түгел, кулындагы чигүле бистәргә куелган тәре тоткан әби (ул рольдә — «Нардуган» ансамбле солисты Елизавета Миншова) пәйда булды. Каршында басып торучы оныгына (анысы — Вадим Федотов) үзенең сүзен җиткереп, бәхиллеген бирде әби:

— Хәерле юллар, улым, Ватан каршындагы бурычыңны намус белән үтәп, исән-сау кайт. Әби башта тәрене үзе үбеп, аннан оныгына да үптерде. Әби әле оныгына бүләк тә әзерләгән икән, ул аңа чигүле кечкенә генә янчык биреп, җыру да әйтте:

Янчык чиктем сиңа, улым,
Кызлардан калышымыйча. 
Армиядә кирәк булыр,— 
Салдым мин аңа акча.

Некрут егеткә әнисе (анысын Лариса Кибякова уйнады) кабартма тоттырды. Аны зур итеп тешләп алырга һәм ашарга кушты. Улы ашап бетергәннән соң, ул армиядән йөреп кайтканчы бу кабартманы тәре алдына куеп саклаячагын әйтте әнисе. Боларның барысын да ТНВ операторы видеога төшереп барды…

Оныгын армиягә озатучы әби — Елизавета Миншова «Нардуган» ансамблендәге иң өлкән җыручыларның берсе. Җитәкчеләре Татьяна Романова белән бергәләп, «Нардуган» ансамбленә йөрүчеләрнең элек үзләре кечкенәдән күреп үскән йолаларны, шул исәптән солдат озату йоласын да сакларга тырышуларын, яңартуларын сөйләде.

«Ансамбльгә йөри башлагач та, бу алъяпкычны күршебездәге Анастасия әби Захаровадан бер мең сумга сатып алган идем. Ул 94енә җитеп үлде», — диде ул алъяпкычын сыйпый-сыйпый.

Җитенгә алма бизәкләр чигелгән алъяпкычка, мөгаен, йөз ел гына түгелдер... 

Сәхнәдә фольклор коллективлар, ансамбльләр берсен-берсе алмаштырды. Ә бер якта төрле уеннар, мастер-класслар кызыксынучыларны үзенә җыйды. Сәхнә янәшәсендә генә урнашкан кыр кухнясы янына тукталып, солдат боткасыннан авыз итәргә дә була иде. Казаннан милли аш-су остасы Альбина Фасхиева «Май калач» әзерләү буенча мастер-класс уздырды. Майлы табадан төшкән эремчекле вак кабартмалар, күз ачып йомганчы, өстәлне әйләндереп алган кешеләр кулына күчә торды. 

Күкне каплаган авыр болытлар еламсырап торган, Казанка ягыннан салкынча җил искән кичтә кыр кухнясындагы җитез егетләр кулыннан алып, кайнар чәй эчәргә теләүчеләр дә аз булмады. Халык көннең көйсезлегенә игътибар итмәде. Җыр көенә бии-бии, осталар белән бергәләп, янчыклар, кулъяулыклар чигәргә өйрәнеп, уеннарда катнашып бәйрәм итте.

Бәйрәм барысына да ошады. Карендәшебез, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исмендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовадан «Тормыш агачы» фестивале турындагы фикерләрен дә сораштык.

— Бу бәйрәм беренче елын гына узмый, халык арасында ул бик популярлашты. Анда катнашу өчен республиканың иң талантлы коллективлары сайлап алына. Биредә ел саен безнең керәшен коллективлары да чыгыш ясый. Елына карап бәйрәм темасы үзгәрә. Быел Ватанны саклаучылар елы, шуңа күрә темасы — солдат озату. Һәрбер халыкның солдат озату буенча үзенең йоласы бар, ул тирән фәлсәфәле. Монда ышаныч та, сагыш та, өмет тә, егетләр белән горурлану да бар. Бүген безнекеләр — Балык Бистәсе һәм Теләче районнарыннан фольклор ансамбльләре үз йолаларыбызны халыкка күрсәтә. Керәшен үзәгеннән «Казансу» коллективы концертта катнаша, — диде Людмила Даниловна.

Мәйдан уртасында — узган гасырда авыл егетләрен солдатка озату мизгелләре сурәтләнгән фотоларны үз эченә алган «Ватанга хезмәт итү — намус эше» күргәзмәсе... Фотолар уранаштырылган стендлар ике яклап тезелеп киткән, үзе бер урамны хәтерләтә. Аның бер башында — төп сәхнә, ә икенчесе — элгәреге авылдагы кыр капкасы-киртә. Ул кыр капкасы-киртә ике якка ачып куелган һәм аңа яулыклар бәйләнгән. Мәйданда яңгыраган элекке солдат озату көйләренә кушылып, авылның кыр капасы да моңлана, сагышлана шикелле…

Видео, фото: Алина Кондратьева

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев