Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Уразаны сак тотоу турында

Олы ураза иң озын ураза булып, Пасха бәйрәменә кадәр 7 атна дәвам итә

Изгеляр уразада икмяк белян сыу гына ашаб торганнар, аны да аз гына, кӧнӧндя бер, җя ике кӧндя бер геня ашаганнар. Мескен жаныҥ турысында уйла да тяӱбягя кил, ураза тот, Аллага инял, җылый-җылый теля, җазыкларыҥа ӱкен. Ураза тот, алай булса да ашау эчеӱдян-геня сакланма, ураза белян бергя телеҥне дя тый, оятсыз сӧйляшмя, кюҥелеҥдя азгын уйлар тотма, кешене кимсетеб, узеҥне олога санама, мине кеше мактасын диб кыланма, ич кемгя ачыy тотма, бютян тӧрлӧ дя шайтан которогона карама, җазыклы эш ич тя кылма. Ураза тотоб, садака биреб, теляк телягян кешене Ходай бик җарата. Ураза тотоу, теляк теляӱ, садака биреӱ мянге тамук азабыннан коткара, Ходайга җакыннаштыра.

Эй туганым! Ник син ӱзеҥне булдырыучы Ходайыҥ белян сӧйляшеӱне сӧймӧйсеҥ? Ник Аҥар инялмейсеҥ? Ник теляк теляймейсеҥ? Келяӱ итеӱ Алла белян сӧйляшеӱ икянне белмейсеҥ меней? Ӓгяр дя Алла белян сӧйляшсяҥ, сӧйляшкян сайын Ул сиҥа изгелеген салыр, артыгы белян кайтарыр, бар телягянеҥне бирер. Алла белян ничек сӧйляшейем, бер иман да белмейем димя, Ходай синеҥ белмягянеҥне беля, кюб белмясяҥ, белгян тиҥете теля, туктаусыз былай диб ӓйт: эй Ходай җарлыка, эй Алла мин җазыклыга изгелекле бул, эй Алланы тыудырган изге, мине сакла, эй ӓӱлея ӓтей Николай, мин җазыклы ӧчӧн Аллага иҥял диген, шушлай диб кеня инялсяҥ дя Ходай сине җарлыкар. Мескен җаныҥ турысында уйла да ӱкенеб тяӱбягя кил, ураза тот, кайгыр, җыла, багыт барында Ходайга инял, ӱлем сяте җиткяч, тяӱбя итя алмассыҥ, кюзеҥ жомолоб дӧньядян ӱткяч, ней хатле ӱтенсяҥ дя ней хатле тилмерсяҥ дя телягеҥ кабул булмас. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев