Үгет: Христос эчкән савыт ул – Үзе күрәсе кайгы, чыдасы азаплары
Әлеге үгеттә Иисус эчкән савыт һәм Аның “олырак буласың килсә – хезмәтче бул” дигән сүзләренә аңлатма бирелә.
Иисус Иерусалимга менеп барганда, юлда – өйрәнүчеләренә: “Менә без Иерусалимга менеп барабыз, анда Адәм Улын архиерейларга, кенәгәчеләргә тотып бирерләр, Аны үтерергә хөкем итәрләр, ялган динлеләргә тотып бирерләр, мыскыл итәрләр, үтерерләр, Ул өченче көнендә терелеп торыр”, – дигән. (Мк.10, 33-34).
Шунда Аңа Иаков белән Иоанн: “Әй, Өйрәтүче! Без сорасыны безгә кылсаң иде дип телибез”, – дигәннәр. Ул: “Мин сезгә ни кылганны телисез”, – дип сораган. Алар: “Үз олылыгыңда беребезне – уң, икенчебезне сул ягыңа утырсаң иде”, – дигәннәр. Иисус: “Сез ни сораганыгызны үзегез белмисез. Мин эчә торган савыттан эчә алырсызмы?”, – дип әйткән. Тегеләр “алырбыз”, дип җавап биргәннәр. Иисус өйрәнүчеләренең олылык сорауларын ошатмыйча, аларның уйларын Җир Патшалыгынннан Күк Патшалыгына якынлаштырыр өчен, аларга: “Мин эчә торган савыттан эчүен эчәрсез, әмма Минем уң ягыма, я сул ягыма утыру Минем иркем түгел, тик кемгә әзерләнгән, шул утырыр”, – дигән.
Тормышы – иң ачы савыт
Ходаебыз “Мин эчә торган савыттан эчә алырсызмы”, дип, Үзенең күрәсе кайгыларын, чыдасы азапларын әйткән. Ул гел кайгы-хәсрәттә, җаны-тәне белән авыр азапта гомер иткән. Вифлеем каласында абзарда туган көненннән башлап, Голгофа тавында качка кадакланып үлгәнче, Аңа шушы кайгылы-азаплы савыттан эчәргә туры килгән. Патшаларга патша булса да, абзарда туган, Күк патшасының урыны – утлык. Тугач та, үтертергә дип, Ирод патша кешеләр җибәргән. Баланы үтермәс өчен, Иосиф белән Марияга пәриштә күренеп, аларга чит җиргә, ялган ден тотучылар янына барып торырга кушкан. Шулай итеп, андагы тормышы Назареттагыдан да читенрәк булган. Ирод үлгәч, тагын Назаретка кайтканнар. Шулай итеп, ул 30 яше җиткәнче азапта яшәгән. Әмма 30ы тулып, халыкка Алла патшалыгы турында сөйли башлагач, бигрәк тә яман булган, изге язуда әйтелгәнчә, “Башын салып ятар урыны да булмаган”. Аны Үз каласындагы кешеләр кабул итмәгән, куып җибәргәннәр, үтермәкче булганнар, кая барса да Аны күрәлмаганнар. Фарисейләрнең – көнчелекләре, саддукейларның ачулары килгән, архиерейлар Аны сөймәс булганнар, калдыгында Үзенең иң якын өйрәнүчесе Аны качка кадакларга тотып биргән. Шулай итеп, Ходаебыз гомерен иң ачы савыттан эчеп уздырган. Өйрәнүчеләренә әйткән савытның мәгънәсе шул булган.
Туганнар, Христос тормышыннан гыйбрәт алып, без дә Аңар охшашлы булырга тырышыйык, кайгы-хәсрәт күрсәк тә, чыдыйк, бәла-каза күрсәк тә, зарланмый түзик.
Олырак буласың килсә – хезмәтче бул
Христосның “Сезнең арада кемнең олырак буласы килә, шул сезгә хезмәтче булсын” дигән сүзләре дә бар. Христос өйрәткәнчә, олы буласы килгән кеше бар кешегә дә хезмәтче шикелле булырга тиеш. Алла Улы Христос – патшаларның падшасы, Күкнең, Җирнең Алласы булса да, адәмнәргә хезмәт итәр өчен, кешене мәңге азаптан җолар өчен, кечелек белән җиргә килгән. Җирдә һәркемнән кече булып йөргән, бар кешегә хезмәтче шикелле булган, мыскылга, хурлауга түзгән; кыенына, азабына чыдаган. Шулай булса да Аның даны бетмәгән. Архиерейлар, фарисейлар хурласа да, халык Аны зурлаган, бөтен дөнья олылаган. Хәзер дә, дөнья беткәнче дә Аның даны бетмәс, дөнья беткәч тә Ул данлыклы Патша булыр, Күктәге изгеләр Аны олылап торыр.
Туганнар! Иисус кебек, Аллага да, якыннарыбызга да хезмәт итәргә тырышыйк. Шулай эшләгәндә генә Алланың дәүләтенә, рәхәтлегенә тулыланып, Аннан үзебезгә терелек алырбыз. Үзебезне һәркемннән кечегә санап, бар кешегә дә кол шикелле булыйк.
Күпләр, “Кешегә хезмәт итү – бик читен, җалан кешегә генә булышып торырсыңмы?” дияр. Дөрес, бу ансат эш түгел. Читенне эшләми, авырга түзми ололыкны алыр хәл юк. Олылыкны алу өчен ярлы мескеннәргә булышыйк, тол хатыннарга изгелекле булып, аларны яклап торыйк, чирлеләрне юатыйк, ачларны туендырыйк, ялангачларны киендерик. Шушы эшләрне кылсак кына, Алла безне зурлар, кешеләр дә олылар. Аминь.
“Үгетләр” кенәгәсеннән алынды.
Фото: Тихвин чиркәве группасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев