Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Тройсынга иманнар

Тиздән Тройсын – Изге Өчлек көне һәм апостолларга Изге Тын иңгән көн.

Изге Өчлек өчен

Эй, тере итеӱче Христосъ, Сине зурлыйбыз, Ӱзеҥ изге Апостолларыҥа Атаҥнан жибяргян Святый Тыныҥны да кадерлейбез.

Даннаулы Син, эй, Аллабыз Христос! Син балык тотоучыларга Святый Тынны иҥдереб, аларны белемнеккя оста иткян, аларга бӧтӧн дӧнья калыкларын тотторган.

Эй, кеше сӧйӧӱче, шӧкӧр Сиҥа. Жугарыдагы иҥеб, кешелярнеҥ теллярен саташтырган чагында, Ул калыкларны айырган, ӓммя ул теллярне ӧляшеб биргян чагында, бар калыкларны да бергя кушылырга ӧндягян. Шунныктан, барыбыз да бер уй белян Святый Тынны данныйбыз.

 

Эш башлар алдыннан Святый Тынны булышырга чакыру өчен

Кюк Падшасы, жанга тынычлык, кюҥелгя чын белем Бирӱче Тын, кайда булса да бар Син, барын да ӧлгӧрттерясеҥ, ӓр-тӧрлӧ жакшылыкка бай Син, Терек бирӱче Син Ӱзеҥ, безгя килеб урыннаш, безнеҥ ӓр-бер шакшылыгыбызны ӓрче, жаннарыбызны коткар, Син изгелекле.

Тропарь 2-нче кӧй.

Эй, ӓр-нейне булдырыб тӧзягян Алла, Синеҥ даныҥ ӧчӧн башлаган кулларыбызныҥ эшлярен, Ӱзеҥнеҥ бахиллегеҥ белян тӧзӓт унышлы ит, безне дя ӓр-тӧрлӧ усалдан коткар, Син Ӱзеҥ гня ӓр-нейгя кыуатлы, Ӓдямне сӧйӧӱче.

Кондакъ 6-нчы кӧй:

Безне тиз Жаклаучы, кыуатлы Булышыучы, Ӱзеҥнеҥ дяӱлятле кӧчӧҥ белян килеб, безне бахилля, ныгайт. Мяндяляреҥнеҥ кыларга уйлаган эшлярен булдырыб житкез, Син ней гня кыласыҥ кился дя, Алла Булганыҥа кюря, булдыра аласыҥ шул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев