Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы уразага әзерлек атнасы – Калдык сорау атнасы

Олы уразага әзерлек атналарының берсе булган 10 март – Калдык сорау атнасы. Бу көнне тереләр һәм үлеләрнең киләчәктә көтелә торган Ходай каршындагы калдык сораулары турында искәртелә.

Олы уразага әзерлек чорының өченче атнакөне, православие календаре буенча, Калдык сорау атнасы, яки ит ашаудан туктау атнасы дип атала. Беренче исеме – литургия вакытында Евангелие укулары темасы – тереләр һәм үлеләрнең киләчәктә көтелә торган Ходай каршындагы калдык соралулары турында; икенчесе – чиркәү уставының бу атнакөннән соң ит кулланмаска дигән боерыгы. “Мясопуст” – славян сүзе, Пасхага 56 көн кала булган атнакөн.

Калдый сорау атнасына - Үгет.
Ходайның калдык соравы (русча – Судный день) кайчан булыры беркемгә дә билгеле түгел, кешеләр түгел, пәриштәләр дә белмиләр, тик бер Ходай үзе генә белә. Шуңа күрә, Ходайның калдык соравына һәрвакыт әзер булырга кирәк. Аның адәмнәрне тикшерергә килүе коточкыч булыр: бөтен дөнья дерелдәр, җир, күк калтырар, кояш караңгыланыр, айның яктысы бетәр, йолдызлар коелыр, һәркем куркып, калтырап торыр. Алла кушканча, Архангел быргы кычкыртыр, аның тавышы бөтен дөньяны селкетер, үлгәннәр терелеп торыр, кабердәгеләр кабердән чыгар, суга батканнар да, утта янганнар да, киек ашаганнар да – барысы да терелеп торыр, әмма үлми калганннар, үлмәгән көе үзгәрерләр. Шуннан соң, Алла куаты белән барысы да югарыгы болытларга күтәрелерләр. Күктән якты яктырыр, шул яктыда – яшеннән дә яктырак Алла престолын, аның өстендә хөкем итүче Түрә – Ходай Иисус Христосның утырганын күрерләр. Аның әйләнәсендә әллә ничә мең – исәпсез күп пәриштәләр торырлар. Престол өстендә утыручы яшеннән дә якты Христос каршысында бар халыклар да җыелып, Аңар тезләнеп башырып торырлар.

Шул чакта Ходай Үзе, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган күк, бер-берсеннән аерыр: саваплыларны – уң ягына, җазыклыларны сул ягына куяр.

Аннары – уң ягындагыларга, кояш күк ялтырап, ягымлы тавыш белән, әкрен генә әйтер: “Әй, Атамның бәхилләгәннәре! Килегез, дөнья булдырылганнан бирле сезгә әзерләп куйган Патшалыкка урнашыгыз. Ачыккан чагымда сез Миңа ашарга бирдегез, кибенгән чагымда Мине эчерттегез, чит җирдә йөргән чагымда сез Мине кабул күрдегез, җалангач чагымда сез мине киендердегез, чирләгән чагымда сез Мине карадыгыз, өтөрмәндә чагымда сез Минем җаныма килдегез” (Мө. 25, 34-36).

Менә шушы эшләрне кылучыларны Ходай Үз Патшалыгына кертер. Шул чагында гаделләр әйтерләр: “Әй, Ходай, без Синең ачыкканыңны күреп, кайчан ашаттык, эчерттек; читтә йөргәнеңне күреп, кайчан кабул алдык; кайчан киендердек, кайчан Синең җаныңа кердек?”.

Уйласаң, бу гаделләрнең сүзләре дөрес. Бар нәрсәне булдырган Ходай бер чакта да бер нәрсәгә дә аптырамый, җөдәми. Ул ачыкмый да, сусамый да, җалангачка да калмый, чирләми, какшамый да, төрмәгә дә ябылмый. Шунлыктан, бу изгелекләрне ничек итәсең?

Шунда Патша аларга әйтер: “Чынлап әйтәмен сезгә: боларны Минем кече энеләремнең берсенә кылгач, Миңа кылуыгыз булды”. Ходайның бу сүзләре буенча, әгәр дә без бер-беребезгә изгелек итеп, булышып торсак, Күктәге Атабыздан зур дәүләт алырбыз, мәңгелек Патшалыгына да керербез.

Калдык сорауда Алла Атаның сул ягында торучыларга ни булыр икән? Аларга Ходай әйтер: “Әй, каргаулылар! Минем катымнан – шайтанга, аның иптәшләренә әзерләп куйган мәңге утка китегез. Ачыккан чагымда сез Миңа ашарга бирмәдегез; кибеккән чагымда Мине эчертмәдегез; чит җирдә йөргән чагымда сез Мине кабул итмәдегез; җалангач чагымда киендермәдегез; чирләгән чагымда, өтөрмәндә булганда сез Минем яныма килмәдегез”.

Әй, Ходай, Син – дөрес тикшерүче, хөкемең дә Синең чын; һәркемгә эшенә күрә кайтарасың. Аңа ярдәм итмәгәч, ник Ул безне кагарләмәсен дә, утка да ташламасын, шайтаннар белән дә бергә ник азапламасын?!

Туганнар! Калдык сорау багытында Ходайның сул ягында торырга тиешле булып, Аңа булышмадык дип әйтергә туры килмәсен. Калдык сорау турында җалан истә тотыйк. Шулай итеп, берәүләр – мәңге азапка, икенчеләр мәңге тормышка керерләр.

Кем дә кем якынына булышып торса, җомакка керер, изгелек кылмаганнар мәңге тәмугка керер. Андагы азапның катылыгын тел белән генә әйтеп, уй белән уйлап бетерер хәл юк. Әй, усаллар, талаучылар, үтерүчеләр, урлаучылар, берәүне дә рәнҗетмәгез, әгәр бу эшләрне эшләсәгез, Ходайның Үзенә кагылуыгыз булыр, Аның Үзен үтерүегез булыр.

Әй, эчкечегә салынучылар! Җамагатыгызның ризалыгын бетереп, малыгызны әрәмгә тотудан тыелыгыз!

Әй, аталар, аналар! Балаларыгызга ару гыйбрәт, яхшы күчергеч биреп үстерегез, шулай кылмасагыз, Ходайга каты җавап бирерсез.

Әй, байлар! Ярлылардан җирәнмәгез, үгиләрне, тол хатыннарны какмагыз, әгәр дә алардан җирәнеп, аларны кагып торсагыз, Хадайның Үзеннән җирәнүегез, Аны кагуыгыз булыр.

Әй, ярлылар! Ялкаулыкка салынмагыз, дөрес хезмәт итегез, алдамагыз, ялганламагыз!

Әй, туганнар! Без барыбыз да җазыклы. Белеп торыгыз: җирдә чагыбызда гына, шушы гомердә генә тәүбәгә килергә мөмкин, үлгәч тәүбә юк. Моңа кадәр җазыкланган булсагыз, моннан ары ару, изге торып, Алланың күңелен табыгыз, шул чакта Ул сезне уң ягына куеп, мәңге Патшалыгына кертер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев